tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәрәкәттә-бәрәкәт” Казан халкын Урал татарлары биюләренә өйрәтте
“Хәрәкәттә-бәрәкәт” Казан халкын Урал татарлары биюләренә өйрәтте

“Хәрәкәттә-бәрәкәт” Казан халкын Урал татарлары биюләренә өйрәтте

Кабан күле буенда «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектын Урал татарлары биюләрен тәкъдим итте. Профессиональ хореографлар Казан халкына уен форматында мастер-класс күрсәтте.

“Урал татарлары башкортлар, руслар белән күрше булып яши. Шуңа күрә аларның биюләрендә шушы халыклардан кергән хәрәкәтләр дә бар. Әйтик, рус биюеннән кадриль формасы бар, башкорт биюеннән тыпырдау хәрәкәте кергән. Урал татарлары салмак бии. Читек киеп түгел, ә галуш киеп биибез. Алай биергә уңайлырак, ләкин тауларда галуш киеп биеп булмас иде”, – диде “Татар-информ” хәбәрчесенә “ӘйдәБас” татар биюен үстерү остаханәсе җитәкчесе, “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты биючесе Сәидә Миңнебаева.

Аның әйтүенчә, Урал татарлары биюен балаларга “Мирас” ансамбле җитәкчесе Дәүләт Умеров өйрәткән. “Элек “Түгәрәк уен” фестивалендә Свердловск өлкәсе Әрәкәй авылыннан Салават Гобәев җитәкчелегендә “Сәрдәрия” ансамбле катнашкан иде, алардан да бию хәрәкәтләрен өйрәнеп калдык”, – диде Сәидә Миңнебаева.

Казан башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге җитәкчесе Айсылу Лерон “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проектының Казанда атна саен Кабан күле яр буенда уздырылуын әйтте.

“Казанлылар, башкалабыз кунаклары бергә җыелышып бииләр, татар биюләрен өйрәнәләр, төрле музыка уен коралларының яңгырашын ишетәләр. Аралашу-танышу, бию форматында уза торган бик матур чара. Көз җитүгә “Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты мәктәп һәм балалар бакчасында дәвам итә. Шушы проект ярдәмендә балаларны биергә өйрәтәбез. Бию дәресләренә даими йөрүчеләр бар, актив йөрүчеләрне күреп шатланабыз”, – диде Айсылу Лерон.

Дәүләт Үмәров җитәкчелегендәге «Мирас» балалар ансамбле «Күпер-күпер» номеры белән чыгыш ясады. «Җыен-уен» программасы кысаларында тамашачылар арасында интерактивлар оештырылды. Казанлылар Урал татарларының фольклоры һәм милли киемнәренең үзенчәлекләре белән танышты.

Бию кичәсен ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балеты артисты Алсу Мәгъсүмҗанова алып барды. Җанлы музыкаль бизәлеш өчен оста музыкантлар командасы җавап бирде: баянда, тальян гармунда –Ильяс Фәрхуллин, варганда, бәрмә һәм кыллы уен коралларында Айдар Абдрахимов уйнады.

Быел «Хәрәкәттә – бәрәкәт»нең бию буенча беренче дәресе 15 июньдә узды. Проект Казан мэриясе тарафыннан шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә гамәлгә ашырыла. Узган сезоннардан аермалы буларак, быел ул тулысынча татар биюен өйрәнүгә багышлана. Мастер-класслар һәр пәнҗешәмбе Кабан күле буенда бушлай уза.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*