tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Изге Болгар җирен өйрәнү тәмамлана
Быел Изге Болгар җирен өйрәнү тәмамлана

Быел Изге Болгар җирен өйрәнү тәмамлана

Борынгы Болгар җирендә тантаналы рәвештә инде күркәм традициягә әверелгән Изге Болгар җыены ачылды. Менә ничә еллар инде бу җир тарихи мизгелләр белән генә баеп калмыйча, кыйммәтле бер рухи хәзинәгә әверелә.  Илебезнең төрле почмакларыннан дин кардәшләребезне, алай гына түгел дөньяның бар кыйтгаларыннан кунакларны кабул итә, бергә җыя, дуслаштыра.

Бәйрәм белән котларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе, Татарстанның премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев, Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Юрий Камалытдинов, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин,Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе,мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин һ.б. мәртәбәле затлар килгән иде.

Иң беренче булып Изге Болгар җыенында катнашкан кунакларны Рөстәм Миңнеханов сәламләде.

Бүген без бу изге җирдә борынгы әби-бабаларыбызны искә алу өчен җыелдык. Бу җирдә әби-бабаларыбыз тарихи карар кабул иткән,бу җир безнең өчен изгегә әверелгән. Без бирегә килгән саен бу җирнең ничек үзгәрүен күрәбез. Моның өчен “Яңарыш” фондына,беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиевка олы рәхмәтебезне белдерәбез. Бу объект Россия өчен генә түгел,бөтен мөселман дөньясы өчен кадерле. Ул ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән һәм БМО тарафыннан саклана,- дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты үсеп килүче буынны тәрбияләү, биредә узган елда беренче шәкертләрен кабул иткән Болгар ислам академиясенең әһәмиятен билгеләп үтте.

Минтимер Шәймиев моннан сигез ел элек биредә беренче таш салынып, зур эшләр башлануын әйтте.

Быел Изге Болгар җирен өйрәнү – археологик яктан, тарихи яктан, фәнни яктан- нигездә, тәмамлана. Торгызу эшләрен алып бару, шушындый шартлар тудыру өчен күпме вакыт таләп ителде. Бүген Болгар җире Бөтендөнья исемлегенә кереп танылган кыйммәт. Болгар җире Россиядә бердән-бер ислам динен ирекле рәвештә кабул ителгән урын. 2010елда башланган зур эшләрне җиңеп чыктык, Аллага шөкер.

Минтимер Шәймиев шулай ук Болгарда үз эшен башлап җибәргән Болгар ислам академиясенең ролен билгеләде. Аның сүзләренчә,балаларга Изге Болгар җирен күрсәтергә кирәк. Моның өчен махсус программа булдыру нияте турында әйтте, Дәүләт киңәшчесе.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*