tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел Тверь татарлары «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнаша
Быел Тверь татарлары «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнаша

Быел Тверь татарлары «Татарча диктант»та беренче тапкыр катнаша

Бүген, 11 сентябрьдә, Тверь өлкәсе татарлары автономиясендә «Татарча диктант» акциясе беренче тапкыр булачак.

«Диктант 11.00 сәгатьтә башлана. Татарларыбызны чакырдык, килергә теләүчеләр бар. Безнең оешмада „Татарча диктант“ беренче тапкыр уза. Безгә Максим Горький исемендәге китапханәне бирделәр. Анда техник мөмкинлекләр яхшы», — диде Тверь өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Башка еллардан аермалы буларак, быел «Татарча диктант» акциясе өч көн дәвам итә һәм 10-12 сентябрьдә була. Чарада Татарстан һәм Башкортстаннан катнашучыларга диктант язу өчен төп көн 10 нчы сентябрь булды. Россия Федерациясенең башка төбәкләреннән катнашучылар диктантны бүген, 11 сентябрьдә, чит илләрдә яшәүчеләр 12 сентябрьдә яза.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*