tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар “Татарча диктант” акциясенә кушылды
Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Россия төбәкләрендә яшәүче татарлар “Татарча диктант” акциясенә кушылды

Бүген, 11 сетябрьдә, “Татарча диктант” акциясе Россия төбәкләрендә дәвам итә. Беренчеләрдән булып әлеге чарага Хабаровск өлкәсе һәм Саха (Якутия) республикалары татарлары кушылды.

Хабаровск шәһәрендә гомер итүче милләттәшләребез диктант язарга “Ариран” дип аталучы  милләтара үзәккә җыелган. Чараны Хабаровск шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе оештырды.

Саха (Якутия) республикасында “Татарча диктант” бүген җирле вакыт белән 14.00 сәгатьтә А.Н. Кулаковский исемен йөртүче Халыклар Дуслыгы йортында башланды.  Чараны “Туган як” татар мәдәни үзәге оештыра. Диктант язарга җыелучы татарлар каршында сәламләү сүзе белән Халыклар Дуслыгы йорты генераль директоры урынбасары Александр Колесов чыгыш ясады һәм уңышлар теләде.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*