tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтен дөнья татарча яза!
Бөтен дөнья татарча яза!

Бөтен дөнья татарча яза!

Бүген, 2018 елның 27 октябрендә дөнья буйлап “Татарча диктант” акциясе уза. Татарча диктантны 25 илдә һәм Россиянең алтмыш төбәктә язалар. Бөтен дөнья буенча 260лап диктант язу урыны булдырылган. Диктантны үткәрү сәгате һәрбер җирдә төрлечә билгеләнгән.

Быел “Татарча диктант” акциясендә катнашучы казанлылар,  Татарстан халкы өчен язучы, публицист Гаяз Исхакый әсәреннән өзек шзерләнде.  Чит ил һәм төбәк вәкилләре өчен, башка татар язучысы – балалар әкиятләре һәм драма әсәрләре авторы Абдулла Алиш әсереннән өзекне диктант итеп язачак.

Катнашучылар үз хаталарын үзләре тикшерә ала, билгеләре әлеге акциянең рәсми сайтында чыгачак. Диктант язучыларга катнашу сертификаты бирелә.

“Татарча диктант”ның Россия шәһәрләрендә узачак кайбер төп урыннарын тәкъдим итәбез:

  • Татарстан республикасы – 13:00, Казан шәһәре, КФУ (ИФМК), Татарстан урамы, 2
  • Мәскәү – 13:00, Кече Татар тыкрыгы, 8
  • Санкт – Петербург – 13:00, 11нче Юл, 14/39
  • Төмән – 10:00, Республика урамы, 9
  • Башкортстан республикасы – 13:00, Уфа шәһәре, Октябрь революциясе урамы 3а, 3нче корпус, 409нчы бүлмә, М. Акмулла ис. БДПУ
  • Алтай төбәгендә – 14:00, Барнаул шәһәре,Төзүчеләр проспекты,21
  • Иркутск өлкәсе – 13:00, Иркутск шәһәре, Чехов урамы, 10
  • Киров өлкәсе – 13:00, Нократ Аланы шәһәре, “Җиңү” мәдәният йорты, 175нче бүлмә
  • Краснодар крае – 13:00, Краснодар шәһәре, Ставрополь урамы,149
  • Мордовия Республикасы –10:00, Саранск шәһәре, Октябрьнең 70 еллыгы проспекты урамы, 163А, Ислам мәдәният үзәге
  • Омск өлкәсе – 14:00, Омск шәһәре, Добровольский урамы, 5/1, Яшьләр библиотекасы “Квартал, 5/1”
  • Пермь краенда – 12:00, Перьм шәһәре, Петропавловская урамы, 25, А.С. Пушкин ис. шәһәр үзәк китапханәсе
  • Ростов өлкәсе – 13:00, Ростов-на-Дону шәһәре, Пушкин урамы, 175а, “Дон-халык дәүләт китапханәсе”
  • Самара өлкәсендә – 15:00, Самара шәһәре, Воронежская урамы, 9, “Халыклар дуслыгы йорты”
  • Саратов өлкәсе – 13:00, Саратов шәһәре, Радищева урамы, 32, МБУ “Милли татар гимназиясе”
  • Свердловск өлкәсе – 12:00, Екатеринбург шәһәре, Сакко һәм Ванцетти урамы, 24, Каюм Насыйри исемендәге институт.
  • Ульяновск – 10.30, Татар мәдәнияте үзәгендә, Нариман проспекты, 25
  • Удмурт республикасы – 13:00, Иҗау шәһәре, Бакча урамы, 1, Муса Җәлил исемендәге китапханә
  • Чуаш Республикасы – 13:00 Новочеркасск шәһәре, Көньяк урамы, 6, Давыдов-Анатри исемендәге китапханә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*