tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” текстын укыячак
Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” текстын укыячак

Разил Вәлиев Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” текстын укыячак

Татарстан Милли китапханәсендә “Татарча диктант” язу мәгариф акциясе мәйданчыгы булачак. Биредә язучы, шагыйрь, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев Абдулла Алиш әсәреннән өзек  укый. Бу хакта китапханә матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чараны оештыручылар Милли китапханәнең татар һәм төбәк әдәбияты бүлегенә (Кремль урамы, 33)  иртәрәк килергә киңәш итә. Акция 27 октябрьдә була. 13.00 сәгатьтә башлана.

  • “Татарча диктант”ны 25 илдә һәм Россиянең 60 төбәгендә язачаклар. Чит илләр арасында Кыргызстан, Германия, Гарәп Әмирлекләре, АКШ, Украина, Чехия һәм башка илләрдән катнашучылар бар.

Диктант язганда мобиль җайланмалардан файдалану тыела. Эшләрне КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбе профессор-укытучылары тикшерәчәк.

Нәтиҗәләр катнашучының электрон почтасына 10 ноябрьдән соң җибәреләчәк.

  • 2017 елда акциядә диктантны Россиянең 20 төбәгеннән һәм ун чит илдән ике меңнән артык кеше язган иде. Быел акциядә 10 мең кеше катнашуы көтелә.
  • “Татарча диктант”ны Мәскәүдә өч мәйдандаязачаклар.

 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*