tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Уфада булды
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Уфада булды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Уфада булды

Бүген, 27нче декабрьдә, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллегендә Яңа ел бәйрәме һәм ел нәтиҗәләре уңаеннан утырыш узды.

Көнүзәк мәсьәләләр арасында вәкиллек эшчәнлегенә йомгак ясау, татар халкының милли үзенчәлеген саклау стартегиясе буенча алда торган бурычлар, 2021 елга планнар турында сөйләшүләр каралган иде. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җыелышта катнашучыларны Милли Җыенда кабул ителгән “Татарлар: Гамәл стратегиясе”  белән таныштыды.

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан җыелышта БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров һәм БТК Башкарма комитеты җитәкчесенең РФ төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Рифкать улы Тукаев катнашты. Шулай ук, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Милләт Җыенында кабул ителгән “Татарлар: гамәл стратегиясе” документы белән таныштыды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*