tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Туган як” газетасы – Түбән Новгород өлкәсе татарларының йөзек кашы
“Туган як” газетасы – Түбән Новгород өлкәсе татарларының йөзек кашы

“Туган як” газетасы – Түбән Новгород өлкәсе татарларының йөзек кашы

Соңгы атналарда “Ту­ган як”ны олы юбилее белән тәбрикләүчеләр бик күп булды. Укучы­лар, олы шәхесләр, зур түрәләр – барысы да сезгә матур теләкләрен җиткерде. Мин дә бар­ча гаиләм белән бөтен теләкләргә кушылам һәм шушы тараф­тан газетаның узган гомерен күз алдымнан уздырып, үземнең берникадәр уйларым белән уртаклашасым килә.

Утыз ел ул, бер уйласаң, кеше гомере белән ча­гыштырганда аз вакыт та түгелдер. Аның беренче саннары чыкканда без әле бик яшь идек, соңрак кына газетаны гамәлгә куяр өчен Рифат абый һәм аның фикердәшләренә күпме кабинетлар, нинди киртәләр аша узарга кирәк булганын аңладык. Әйе, татар газеталары бар иде. Безнең гаилә, мәсәлән, заманында “Социалистик Татарстан” газетасын яз­дырып укырга ярата иде. Ләкин үзебезнең Нижгар татар газетасы булмауга күрә, безнең халык ничек­тер ятим иде. Шушы газета һәрбер мишәр гаиләсен баетып, тулыландырып җибәрде, без барыбыз да төрле булсак та, уртак хис табып яши башладык. Әлбәттә, монда “Туган як”ның роле бик зур. Ул бе­ренче саннарыннан ук безнең татарлыгыбызны, ди­небезне, рухи байлыгыбызны, гореф-гадәтләрне, тарихыбызны барлауда әйдәп баручы булды һәм булып кала да.

Газетаның редакторлары Рифат абый Ибраһимов, Рауф абый Абдуллин һәм Олег Әндәрҗанов бер-бересен алмаштырган вакытта башта төрле уйлар туа иде: “Газета үзенең йөзен югалтмасмы, Нижгар татарларының “йөзек кашы” булып калырмы?” Әмма һәр редактор дөрес юлдан тайпылмыйча гына түгел, ә үзенең ниндидер бер үзенчәлеген өстәргә тырыш­ты. Аның эчтәлеге баеды, сыйфаты артты, газетабыз беркайчан да номенклатура газетасы булмады, бөтен татар халкына хезмәт итүен дәвам итте.

Бүгенге көндә газета үзенең 30 яшен тутырса да, аның киләчәге, олыгаюы барча җир шарына сибелгән нижгар татарлары кулында. Димәк, безнең барчабыз кулында. Ник дисәгез, газетага укучылар кирәк. Анарга язылу – безнең төп бурычыбыз. Кайчак: “Минем акчам юк!”, “Күршем язылды, аннан алып укыйм”, “Безнең авылда хат ташучы юк”, – дип әйтүчеләр дә юк түгел. Газетаны югалтмас өчен хәлебездән килгән кадәр аңа ярдәм кулын сузарга, яздырып алмый торган туган-тумачаларга бүләк итеп подписка ясарга кирәк.

Без үзебез ерак сәфәргә чыкканда иң беренче бу­лып бүләккә “Туган як” газетасын алып барабыз, аның белән горурланып тарихыбызны, бүгенге тормышы­бызны, киләчәккә өметләребезне баглыйбыз.

Безнең газета ул ниндидер провинциаль газета гына түгел, зур тиражлы нәшриятләрдән бер дә калышмый, ә кайбер сәхифәләре белән аларны уздыра да хәтта.

Биредә бөтен татар халкына хезмәт итүче иҗади коллектив аерым рәхмәткә лаек. Алар үз эшләрен яратып, җиренә җиткереп башкаралар.

Газетабызның киләчәге якты, нурлы булсын, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз өчен якты маяк булып торсын һәм мәңге яшәсен. Дөньяның технологик үсеше алга китсә дә, “Туган як” газетасы һәрбер татар кешесенең уй-фикерләрен җиткерүче басма булып калыр дип ышанабыз. Аның һәр санын өзелеп көтеп алабыз һәм аралашуыбыз дәвам итәр дип өметләнеп калабыз.

“Туган як”ның юбилейлы чыгарылышында лауреатларның Дипломнары да бастырылган иде. Алар арасында миңа дигәнен дә күреп чиксез шатлан­дым, шатлыгымнан яшемне дә тыя алмадым. Һич тә көтелмәгән, әмма бик тә күңелле сюрприз булды. Минем язмаларымны шулай югары бәяләгән өчен редакция коллективына, шәхсән баш редактор Олег Әндәрҗановка олы рәхмәтемне белдерәм, тормыш­ларыгыз тыныч, гаиләләрегез имин булсын, каләмегез тутыкмасын, илһам бер дә ташламасын үзегезне.

Юбилеең белән, яраткан “Туган як”ыбыз!

Әлфия МӨХӘММӘТҖАНОВА,

Зур Рбишча мәктәбенең тарих укытучысы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*