tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Дубайда милли бәйрәмебез – Сабантуй
Бүген Дубайда милли бәйрәмебез – Сабантуй

Бүген Дубайда милли бәйрәмебез – Сабантуй

Бүген, 29 апрель, Дубайда тәүге тапкыр татарларның милли бәйрәме “Сабантуй” уза. Программага төрле милли татар уеннары, татар артистлары чыгышы белән концерт, татар җырлары һәм биюләре кертелгән. Милли бәйрәмебезнең иң зур тамашасы, бар халыкның игътибарын үзенә туплый торган төп вакыйга –  татарча көрәш тә үтәчәк. Шулай ук татар  милли кул эшләре күргәзмәсе эшли.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнаша. Ул  Сабан туе мәйданына җыелган халыкны сәламләде. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевның котлавын җиткерде. Сабан туенда катнашучыларны Самара татарларының “Дуслык” оешмасы Президенты Фәхретдин Канюкаев һәм милли бәйрәмебезне төп оештыручы Камил Галиуллин да тәбрикләде.

 

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*