tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дубайда “Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу” дигән халыкара  конференция узды
Дубайда “Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу” дигән халыкара  конференция узды

Дубайда “Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу” дигән халыкара  конференция узды

29 апрель көнне Дубайда “Чит илләрдә яшәүче ватандашлар белән эшләүдә тәҗрибә уртаклашу” дигән халыкара  конференция узды.   Аны Бөтендөнья татар конгрессының  Милли Шура рәисенең беренче урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесе Данис Шакиров алып барды. Ул Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе  Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде. Шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы алып барган төрле проектлар, уздырган чаралар  турында сөйләде.

Конференциягә җыелучыларга Россиянең Тышкы эшләр министры Сергей Лавровның да котлавы яңгырады. 17 илдән җыелган милләттәшләребезне Россиянең  Дубайдагы вице-консулы Расул Касыймов тәбрикләде.  Чарада шулай ук, Мәскәүдәге Ватандашлар йорты директоры Дмитрий Кожаев та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул Татарстан белән чит илләрдә гомер итүче ватандашларның багланышлары турыда әйтеп узды. Чыгыш ясаучылар арасында  Татарстанның  Дәүләт Советы депутаты Альбина Насыйрова, “Татармультфильм” оешмасының генераль продюссеры Марат Ганиев, Самара татарларының “Дуслык” оешмасы Президенты Фәхретдин Канюкаев һәм башкалар бар. Һәрберсе үз эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Конференциядә Дубайда яшәүче  Камил Ильяс улы Галиуллин Бөтендөнья татар конгрессының Берләшкән Гарәп Әмирлегендәге  вәкиле итеп билгеләнде.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*