tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген «Изге Болгар җыены»нда 40 мең кунак катнашуы көтелә
Бүген «Изге Болгар җыены»нда 40 мең кунак катнашуы көтелә

Бүген «Изге Болгар җыены»нда 40 мең кунак катнашуы көтелә

Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены» үтә һәм биредә 40 мең кунак катнашуы көтелә.

Бу бәйрәм Идел Болгарстанының Ислам динен рәсми кабул итү көненә багышлана һәм 1989 елдан бирле ел саен зурлап уздырыла. Быелгы чарада 40 меңгә якын кеше, шул исәптән – «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» ХIV Халыкара икътисадый форумы кунаклары һәм XIII Бөтенроссия татар дин әһелләре форумы вәкилләре катнашуы көтелә. Бәйрәмне «Татар-информ» хәбәрчеләре яктыртып барачак.

«Изге Болгар җыены»ның быелгы төп үзенчәлеге Мөхәммәт пәйгамбәрнең һәм аның якыннарының уникаль ядкарьләре күргәзмәсе ачылуда. Күргәзмә 21-22 майда эшләячәк.

11:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм мөхтәррәм кунаклар катнашында «Изге Болгар җыены» рәсми ачылу тантанасы була.

12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәйданында көндезге намаз укылачак.

12:20 сәгатьтән кунаклар милли көрәш ярышларында, бәйрәм концертында, һөнәрчеләрнең сәнгать эшләнмәләре күргәзмәләрендә, шулай ук ярминкәләрдә, мастер-классларда катнаша алачак. Биредә хәләл продукция һәм дини товарлар белән сәүдә итү дә оештырыла.

Болгар шәһәрчеге территориясендә көн дәвамында, гадәттәгечә, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары Дини җыенының бәйрәм чатырлары эшләячәк.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*