tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы башланды
Бүген Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы башланды

Бүген Казанда Татарстан мөселман уку йортлары мөгаллимнәре форумы башланды

Бүген, рабигыль әүвәл аеның 6 нчы көнендә (12 октябрьдә), Казанда Идел мөселман белем бирү оешмалары мөгаллимнәренең еллык Форумы башланды. Ул ике көн дәвам итәчәк. Быел форум  Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы. һәм «Традицион диннәр теологиясе һәм мәгариф даирәсендә фәнни-педагогик һәм дини берләшмәләр хезмәттәшлеге» II Бөтенроссия симпозиумы кысаларында уза. Форум 2011 елдан башлап ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды һәм Россия ислам институты белән берлектә үткәрелә, мөселман мәгарифе һәм тәрбиясе өлкәсендәге мөһим мәсьәләләр турында фикер алышу һәм аларны хәл итү өчен мәйданчык булып тора. Форум, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү чараларын күреп, социаль аралыкны саклап оештырылды.

Форум кысаларында мөселман уку йортлары мөгаллимнәре Татарстан Республикасында дини белем бирү үзенчәлекләре белән бәйле мәсьәләләрне карый. “Ярдәм” милли ислам хәйрия фонды каршындагы Бөрбаш балалар пансионаты директоры Альберт Базагутинов “Балтач районы Бөрбаш авылында ир балалар өчен ислам пансионаты эшчәнлеге” темасына чыгыш ясады. Шулай ук Чаллы шәһәренең “Зиннәт” гаилә ял үзәген нигезләүче Ләйсән Әхмәтшинаның кече яшьтәге балаларның дини үсеше өлкәсендәге уңышлы эш тәҗрибәсе белән уртаклашуы, Болгар ислам академиясе ректоры Айнур Тимерхановның “БИАда магистрлар һәм докторлар әзерләү өчен мөмкинлекләр” хакында сөйләве көтелә. Моннан тыш, “Хозур” нәшрият йортының нәшрият бүлеге баш мөхәррире Ленар Хамматов 2021 елның башында үз эшен башлап җибәргән беренче татар онлайн-мәдрәсәсе агымдагы нәтиҗәләре белән таныштырачак.

Быел форумда чит ил белгечләре дә катнаша. Мисал өчен, филология фәннәре докторы, Сиди Мөхәммәд бин Абдулла исемендәге университетның гарәп теле белеме профессоры (Фес, Марокко) Мөхәммәд әл-Ханнаш “Мароккода һәм аннан читтә туган тел һәм чит тел буларак гарәп телен укыту тәҗрибәсе” белән бүлешәчәк. Ә Сабахаддин Заима исемендәге университеты, чагыштырма лингвистиканы өйрәнүче Әхмәд әр-Рухбан (Истанбул, Төркия) делегатларга “Төркиядә чит ил вәкилләренә гарәп телен укыту тәҗрибәсе” хакында сөйләячәк.

Моннан тыш, Форум һәм Симпозиум эше барышында Татарстанның мөселман уку йортларының иң яхшы мөгаллимнәренә һәм студентларына, педагогик эшчәнлекләрендә һәм укуларында зур нәтиҗәләргә ирешкән шәкертләргә ТР мөселманнары Диния нәзарәте бүләкләре, шул исәптән ТР Мөфтиенең рәхмәт хатлары һәм исемле стипендияләре тапшырылачак.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*