Иртәгә, 20 нче декабрьдә, Екатеринбург шәһәрендә Урта Урал төбәге халыкларының күпкырлы гореф-гадәтләренә, йолаларына багышланган конференция узачак. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев әлеге чарада катнаша. Конференция Свердловск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыла.
Милли Шура рәисе Свердловск өлкәсендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән дә очрашачак. Сәфәр Свердловск өлкәсендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган чараларга йомгак ясау тантанасы белән тәмамлана.