tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Фигуралы шууга боз ашамау шарты белән алдылар»
«Фигуралы шууга боз ашамау шарты белән алдылар»

«Фигуралы шууга боз ашамау шарты белән алдылар»

Якташыбыз һәм милләттәшебез Камилә Вәлиевага киләсе елда узачак Олимпиада уеннарында зур өметләр баглыйлар. 14 яшендә генә булуга карамастан, фигуралы шууда үз исемен булдырган спортчы ул. Юниор статусындагы Камилә бүгеннән үк тәҗрибәле спортчылар белән көч сынаша һәм беренчелекне ала. Яңарак кына Камилә Россия кубогының V этабында җиңү яулады.

Узган елгы сезон аның өчен бигрәк тә уңышлы булды. Юниорлар арасында дөнья чемпионатында беренче урынны алды, Гран-при финалында да беренчелекне бирмәде. Россия чемпионатында да яшьтәшләре арасында чемпион булып танылды. Бу җиңүләргә Камилә чынлап та лаеклы. Аның программаларында иң авыр һәм катлаулы элементлар арсеналы – дүртле сикерешләр бар, яңарак кына өчле аксель сикерә башлады, ә бер урында әйләнеп торуда аңа тиңдәшләр юк диярлек. Пластика һәм артистизм белән дә башкалардан бер баш югары тора. Танылган тренер Татьяна Тарасова аның бер чыгышын хәтта “чып-чын сәнгать әсәре, хәтта поэма” дип бәяләде. Тренер Александр Жулин әйтүенчә дә, Камилә Вәлиева – дөньяның иң яхшы фигуралы шуучыларының берсе, бәлки, иң яхшысыдыр да.

Бүген Камилә декабрь ахырында узачак ил беренчелеге ярышларына әзерләнә. Күнекмәләр арасында ул безнең белән сөйләшеп алырга да вакыт тапты.

Белгәнегезчә, якташыбыз 6 яшенә кадәр Казанда яшәгән, бозга беренче адымнарын да Казанның бер стадионында ясаган.

– Миңа 3,5 яшь булган вакытта әнинең нәфис гимнастикага бирәсе килгән, әмма анда 5 яшьтән генә алалар икән. Шуннан фигуралы шууга алып килгән һәм боз ашамау шарты белән алырга булганнар. Беренче тренерым Ксения Иванова иде. 2012 елда гаиләбез белән Мәскәүгә күчендек. Мин «Москвич» спорт мәктәбендә шөгыльләнә башладым. 2012 елдан 2018 елга кадәр өч тренерны алыштырырга туры килде: 2014 елда Марина Кудрявцевада, 2014-2015 елгы сезонда Игорь Лютиковта, 2015-2018 елларда Наталья Дубинская һәм Станислав Ковалёвта шөгыльләндем. 2018нең җәендә «Самбо-70» мәктәбенә Этери Тутберидзе төркеменә күчтем.

– Камиләнең гадәти көне ничек үтә?
– Иртән репетиторларга барам, аннары күнекмәләргә, кич белән дәресләр. Атнага бер тапкыр ял итәм. Күнекмәләргә һәм укуга вакыт бик күп үтә. Буш вакытымда фильмнар карыйм, укыйм, якыннарым белән аралашам. Яңа шәһәрләрдә велосипед белән сәяхәт итәргә яратам. Әмма соңгы вакытта бу мөмкин түгел.

– Ярышлар алдыннан нык борчыласыңмы һәм аны ничек җиңәсең?
– Барысы да тәҗрибә белән килә, хәзер инде алай бик борчылмыйм.

– Шундый яшь килеш популяр булу авыр түгелме? Урамда танып эндәшүчеләр дә бардыр? 
– Тырышлыгымны һәм хезмәтемне бәяләп әйтелгән җылы сүзләрне ишетү рәхәт. Шәһәрдә йөргәндә танучылар бар, тик гадәти тормышта ничектер читтә каласы килә. Интернетта язганнарны исә укымаска тырышам.

– Әниең ярышларда гел синең белән бергә йөри дип беләм. Ул фигуралы шууны яхшы аңлыймы? 
– Кечкенәрәк вакытта ярышларга кайвакыт әби белән йөрдем. Хәзер әни белән. Техниканы белми, өйрәнәсе дә килми. Фигуралы шууны күбрәк бию караган кебек күзәтә. Аның өчен иң мөһиме – чыгышым күңелдә калырлык булсын.

– Соңгы ярышта өчле аксель сикердең. Аны өйрәнү авыр булдымы? 
– Узган сезонда өйрәнә башласам да, аны калдырып тордым. Быелгы сезонда кабат сикереп карадым һәм булып чыга башлады.

– Татьяна Тарасова соңгы чыгышыңны «Олимпиада уеннарына чын бомба!» дип бәяләде. Хәзердән үк сиңа Олимпиадада зур өметләр баглыйлар. Үзең мондый комментарийларга ничек карыйсың? Ул сиңа психологик яктан басым ясамыймы?
– Ирина Винер бер интервьюсында: «Әгәр дә анда әйе дип әйтсәләр, аста беркем дә юк дип әйтмәячәк. Һәм киресенчә», – диде. Минемчә, иң мөһиме – сәламәтлек.

– Спортта кумирың бармы? 
– Кумирым Алинә Заһитова, ул бик тырыш.

– Иң зур хыялың нинди? 
– Әйтәсем килми, кабул булмас дип куркам. Эт алу турында хыялланган идем, хәзер минем этем бар.

– Мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр үзләштерергә җыенасың? 

– Аның турында уйлыйм гына әле.

– Казанда еш буласыңмы?
– Елына бер-ике тапкыр кайтам, анда минем дәү әнием һәм әнинең сеңлесе яши, аларны бик сагынам.

Блиц-сораштыру
Яраткан фильмың?
“Куда приводят мечты”, “Легенда №17”, “Быстрее, выше, сильнее”.

Яраткан китабың?
А. Купринның «Олеся» китабын укыйм.

Яраткан төсең?
Алсу төс.

Фигуралы шуудан кала яраткан спорт төре?
Спорт гимнастикасы.

Яраткан киемең?
Оверсайз.

Иң яраткан бәйрәмең? 
Яңа ел һәм туган көн.

Мәктәптә иң яраткан дәресең?
Алгебра.

Синең өчен иң зур бәхет ул нәрсә?
Үземнең һәм туганнарымның сәламәт булуы.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*