tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә!
Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә!

Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә!

Республикада чыршы базарлары ачылачак, ә якшәмбегә сылукайларны бизәп бетергә җыеналар. Яңа елга Казанда шәһәр халкы һәм кунаклар өчен 130 бәйрәм чарасы әзерләнә. Президент Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, күпчелеге урамда, паркларда узачак.

Казанның 16 паркында яңа елга әзерлек бара. Кайберләрендә чыршыны куеп өлгергәннәр инде, кайдадыр әле эшнең кызган чагы. Барысы да 20нче декабрьгә тәмамланачак.
Быел бәйрәм чаралары кечкенә паркларда да оештырылачак. Шәһәр буйлап музыкаль сәхнә йөрүе көтелә. Актив ял яратучылар өчен 78 хоккей мәйданчыгы, 12 чаңгы базасы, 18 шугалак эшлиячәк. Саклану чарасының яңа төре дә каралган.Казанда 140 меңнән артык сабый Кыш Бабайдан татлы һәм бушлай бүләк алачак. Сүз бакчага йөрүче, башлангыч сыйныф һәм авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар турында. Моның өчен бюджеттан 33 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Ә Президент чыршысын 8 мең талантлы бала тамаша кылачак.

Роспотребнадзор тәкъдиме буенча, быел балалар белән әйлән-бәйлән үткәрелмәячәк. Бу турыда онытып торабыз. Яңа ел тамашасы спектакль рәвешендә оештырылачак.

Балаларны исә 60 яшьтән өлкән булмаган бер кеше озата бару да каралган.

Бәйрәм мәданчыклары һәрбер районда, мәктәп территорияләрендә булачак. Без һәркемгә дә Яңа ел кәефе бүләк итәргә тырышачакбыз. Бу Яңа ел дөрестән дә гаилә бәйрәменә әверелер мөгаен, ди шәһәр мэры Илсур Метшин.

Яңа елга тагын бер бүләк – Санкт-Петербургтан күчмә театр килә. Аларны Казан урамнарында 28нче декабрьдән очратырга мөмкин. Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Иң мөһиме, саклану чараларын үтәп, үгез елын сәламәт килеш каршы алу.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*