tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Укуны җыр белән бергә үреп
Укуны җыр белән бергә үреп

Укуны җыр белән бергә үреп

Башкалабызның Яңа Савин районындагы 103нче русча-татарча гомуми урта белем бирү мәктәбендә милли моңнарыбызны барлауга багышланган чаралар – татар җырларының тарихына арналган төрле музыкал викториналар, татар шагыйрьләре, композиторларының популяр шигырь-җырларыннан төзелгән әдәби-музыкаль кичәләр, бәйрәм концертлары еш үткәрелеп тора.

Күптән түгел уку йортында балаларның музыкаль һәм әдәби белемен киңәйтү, татар җырын тормыштан аерылгысыз итү максатыннан чыгып, мәктәп укучыларының көче белән әзерләнгән “Җырлыйк әле” бәйгесе уздырылды. Әлеге җыр-моң ярышында теләге булган төрле милләт балалары катнашты һәм аларның барысы да татар җырларын, музыка уен коралларында татар көйләрен башкарды. Музыкаль тамаша барышында балаларыбызның моңа кадәр безгә мәгълүм булмаган талантлары ачылды. Баксаң, җыр-моң сандугачлары үзебезнең арабызда ук үсәләр икән ич! Өч сәгатьтән артык барган бәйге-концертта иң актив катнашкан укучыларга истәлекле бүләкләр, ә иң яхшы башкаручыларга бүләкләр белән бергә, Мактау грамоталары да тапшырылды. Яңа талантларны ачуда чараның башыннан азагына кадәр җиң сызганып, тырышып йөргән музыка укытучысы Айнур Кәримов, укучыларны бәйгегә әзерләгән татар теле укытучылары Айгөл Хәйретдинова, Гөлфия Зәйнуллина, Гөлнара Рамазанова, Эльмира Карамова, Әдилә Хафизова һәм, әлбәттә, балалар үзләре аның югары дәрәҗәдә узуына үзләреннән зур өлеш керттеләр.

Бәйге тамашаны карарга килгән ата-аналар күңеленә дә бик хуш килде. “Мондый чыгышлар киләчәктә тагын да күбрәк булсын, җыр бит ул укырга да, яшәргә дә көч бирә”, — диде алар саубуллашканда.

Нәфисә Зыятдинова, Яңа Савин районындагы русча-татарча гомуми урта белем бирүче 103нче мәктәпнең милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*