tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Җырларның Ханбикәсе
Җырларның Ханбикәсе

Җырларның Ханбикәсе

15 декабрьда халкыбызның онытылмас, моңлы сандугачы Фәридә Кудашева тууына 100 ел булды. Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсенең Салават шәһәре бүлекчәсе бу юбилейдан читтә кала алмады. Аның истәлегенә багышлап  видеофильм төшереп ВКонтакте сайтының тасмасына куйды һәм күп кешеләрнең игътибарын җәлеп итте. Алар үзләренең фикерләрен әйтеп, рәхмәтләрен белдерделәр.

“Ак калфак” оешмасының “Йолдызлар” ансамбле агъзалары моңлы тавышлары белән Фәридә Кудашеваның репертуарындагы “Сагыну”, “Йөрәк сере”, Әниемә”, “Истә һаман да истә”, “Гармунчыга”, “Көзге ачы җилләрдә” һәм башка  җырларын башкардылар. Оешмабызның җырчылары Венера Искәндәрова, Фәния Юсупова, Зәйтүнә Кашапова, Мәрьям Гафарова, Римма Шамбазова, гармунчыбыз Фәнис Садретдинов һәм башкалар Фәридә Кудашевага олы ихтирамнарын,соклануларын җырлары аша күрсәттеләр. Шигърият cөючеләр бөек җырчыга арналган шигырьләрне ифратта хисле итеп укып ишеттерделәр.

“Уфа филармониясендә эстрада төркемендә эшли башлагач, гастрольләрдә бик күп йөрергә туры килде. Зәмһәрир салкын кышларда ат чаналарында, авылдан-авылга йөргән чаклар да бик күп булды. Салкын клубларда тере тавыш белән җырладык. Яшь булганбыз, гайрәтле булганбыз инде”, – диеп искә алган атаклы җырчыбыз.

Безнең оешмабызның күп кенә агъзалары Стәрлетамак районы Аллагуват авылында туып үскән, балачаклары һәм яшьлекләре анда үткән,ә  бу чорга Фәридә апа Кудашеваның авылдан-авылга гастролләргә йөрегән чагы туры килә. Халкыбызның сандугачы Фәридә апа татар халкының виртуоз  музыканты һәм композиторы, тормыш иптәше Бәхти ага Гайсин белән безнең авылга яратып еш кына киләләр иде. Авылыбызның клубы бик зур булсада ,концерт карарга теләүчеләр урыннар җитмәгәч ,хәттә басып,я булмаса идәнгә утырып карарга да риза булалар иде.Авылым халкы әле булса көлеп ,мәзәк итеп искә алалар, ничек җәйге эссе кичне иске клубның тәрәзәләрен алып Фәридә Кудашеваны тыңлаганнарын.

Милләт сандугачы, рухыбыз ныклыгы, иманыбызны саклауда бер таяныч иде Фәридә Кудашева. Аның иҗатыннан, аның үзәкләргә үтәрдәй моңлы җырларыннан башка татар һәм башкорт җыр сәнгатен күз алдына да китереп булмый. Ходай Тәгалә биргән соклангыч таланты белән һәммә кешене әсир итте, уйландырды, моңландырды, сагышларга салды һәм авыр чакларда таяныч булды аның кабатланмас җырлары һәм, гомумән, илаһи сәнгате. Чын халыкчан иҗаты аның табигый моңына һәм үзенчәлекле тембрлы тавышына нигезләнде.

Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган артисткасы, Татарстанның Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Фәридә Кудашева бар гомерен туган халкына хезмәткә, аны рухи баетуга багышлады. Халкыбызның төрле катлаулы чорларында аның янәшәсендә булган, үзе дә, матур озын гомер кичереп, тарихның тере шаһитына әйләнгән легендар шәхес ул.

Халкыбызның моңлы кошы-

Сандугачы Фәридә!

Түр башында сайрыйсың син

Һәрбер йортта, һәр йөдә.

Һәрбер йортның, һәр күңелнең

Халкыбызның иркәсе

Мәңге яшәсен Фәридә-

Җырларның Ханбикәсе!  (Гөлшат Зәйнәшева)

Башкортстан Республикасы “Ак калфак” татар хатын-кызлар берләшмәсенең Салават шәһәре бүлекчәсе агзасы Фәридә Токарева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*