tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллы татар дәүләт драма театрында “Чатта” дип исемләнгән чара узды
Чаллы татар дәүләт драма театрында “Чатта” дип исемләнгән чара узды

Чаллы татар дәүләт драма театрында “Чатта” дип исемләнгән чара узды

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрының кече залында шагыйрә Сирень Якупова иҗатына багышланган шигъри перформанс булды. “Чатта” дип исемләнгән әлеге чараны Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә театрның коворкинг үзәге оештырды. Шагыйрәнең иҗаты пластика, тавыш, музыка, ут ярдәмендә яңа форматта тәкъдим ителде. Чаллыда мондый шигъри перформанс беренче тапкыр узды һәм ул тамашачыларда да, шагыйрәнең үзендә дә искиткеч матур тәэсирләр калдырды, соклану уятты.

Язучы, шагыйрь, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе иясе Факил Сафинның тәкъдиме белән башлап җибәрелгән, драма театры җитәкчелеге, театрның әдәби бүлек мөдире Айгөл Әхмәтгалиева, театр артистлары тарафыннан хуплап каршы алынган әлеге проект дәвамлы булыр дигән өмет бар. Чөнки Чаллы төбәгендә талантлы каләм ияләре бихисап һәм һәркайсының иҗаты аерым игътибарга, бәягә лаек.

Менә Чаллы театрының зәвыклы бинасындагы әлеге кичә дә шагыйрә Сирень Якупованың күпьеллык иҗатын бәяләү мизгелләре белән тәмамланды. Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин аңа Чаллы шәһәре Хакименең Мактау грамотасын һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының “Мәдәнияттәге казанышлар өчен” билгесен тапшырды, бүләкләр бирде, иҗат уңышлары теләде.

Татарстан Язучылар берлеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*