tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камилә Вәлиева: рекорд артыннан рекорд куя!
Камилә Вәлиева: рекорд артыннан рекорд куя!

Камилә Вәлиева: рекорд артыннан рекорд куя!

Фигуралы шуу буенча Гран-при ярышларының соңгы VI этабы да Камилә өчен уңышлы булды һәм ул финал ярышында катнашу хокукын алды. Камилә бүген кабат рекорд куйды – үзенең чыгышы өчен 185,29 балл алды.

Фигуралы шууда иң яхшы спортчы булуын ул һәр стартта раслап килә. Соңгы ярышларда югары баллар җыеп, беренчелекне бирми. Моннан тыш һәр стартта дөнья рекордын яңартып килә. Кичәге кыска программа өчен алган баллары белән дә ул рекорд куйды.

Фигуралы шуу буенча гран-при ярышлары алты этапта уза. Һәр спортчы Гран-при сериясенең ике этабында катнаша. Анда кайсы урын алуларына карап, билгеле бер баллга ия булалар. Беренче урын өчен — 15 балл, икенче урынга — 13, өченчегә — 11 балл бирәләр. Һәр төрдә иң күп балл алучы алтышар спортчы 9-12 декабрь көннәрендә Япониядә узачак финал ярышларында катнашачак. Хатын-кызлар арасында үтәчәк финал ярышында исә без Камилә Вәлиева өчен җан атачакбыз.

Исегезгә төшерәбез, ике айдан Пекинда кышкы Олимпиада уеннары узачак. Анда бару өчен хатын-кызлардан нибары өч спортчы гына юлламага ия булачак һәм ул бәхетнең кемгә елмаячагын Россия чемпионаты ярышларыннан соң белә алабыз. Әмма шушы көннәрдә спорт агенты Андрей Митьков Олимпиадага баручыларның исемлеге инде әзер булуы турындагы серне “тиште”. Аның хәбәр итүенчә, Олимпиадага Камилә Вәлиева, Елизавета Туктамышева, Анна Щербакова барачак. Бу хәбәрнең никадәр дөрес булуы билгесез. Әмма безнеңчә Камилә Вәлиева Олимпиадага бару өчен иң төп претендентларның берсе.

1. Камилә Вәлиева – 272,71
2. Елизавета Туктамышев – 229,23
3. Майя Хромых – 219,69

Дилбәр Гарифуллина

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*