tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда беренче тапкыр зурлап балалар өчен ифтар узды
Чаллыда беренче тапкыр зурлап балалар өчен ифтар узды

Чаллыда беренче тапкыр зурлап балалар өчен ифтар узды

Рамазан аеның 10нчы көнендә “Чаллы Яр” мәчетендә балалар өчен махсус ифтар оештырылды. Беренче тапкыр зурлап үткәрелгән әлеге чарада 8-16 яшьлек 60 бала катнашты. Әйтергә кирәк, әлеге авыз ачу мәҗлесенә Чаллы шәһәренең төрле почмакларында яшәүче, дин нигезләрен үзләштерүче, беренче тапкыр уразага керүче яшүсмерләр җыелды. Алар өчен кич дәвамында бай эчтәлекле программа төзелгән иде.

Җәмәгать белән икенде намазын укыганнан соң, мәчет имамы Рамазан хәзрәт Идрисов аларга Рамазан-шәриф аеның фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, Коръән укыды.

Аннары “Тәрбия” үзәге остазлары яшь ураза тотучыларга “Рамазан ае турында хәдисләр хәзинәсе” дип исемләнгән квест үткәрде. Балалар уен форматында күп файдалы гыйлем алдылар, күңел ачтылар, татлы бүләкләр җыйдылар.  Зур чара җәмәгать белән ахшам намазын уку, авыз ачу һәм кафеда тәмле, мул сый-нигъмәтләрдән әзерләнгән ифтар ашы белән тәмамланды. Балаларның әти-әниләре оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

Чыганак: dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*