tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Пермь крае губернаторы белән очрашты
Васил Шәйхразыев Пермь крае губернаторы белән очрашты

Васил Шәйхразыев Пермь крае губернаторы белән очрашты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин белән очрашты.

Очрашу вакытында 2024 нче елның 15 июнь көнендә узачак Барда авылында узачак XIV Бөтенроссия авыл Сабан туен әзерләү һәм үткәрү турында сөйләштеләр. Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин Оештыру комитеты рәисе, ә Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев аның рәистәше итеп билгеләнде.

Милли бәйрәм Барда районының 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак. Быел да Пермьдә Сабан туен зурлап уздырырга җыеналар.

Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары – Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү комитеты җитәкчесе Марс Тукаев, Свердловск өлкәсендә Татарстан Республикасының Даими вәкиле Хәйдәр Гыйльфанов, Пермь краеның Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов һәм Пермь крае татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов катнашты.

Оештыру комитетының киләсе киңәйтелгән утырышы 2023 нче елның июнь аена планлаштырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*