tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда туып-үскән Галия Тәхаветдинова чиккән түбәтәй Гиннессның рекордлар китабына керде
Чаллыда туып-үскән Галия Тәхаветдинова чиккән түбәтәй Гиннессның рекордлар китабына керде

Чаллыда туып-үскән Галия Тәхаветдинова чиккән түбәтәй Гиннессның рекордлар китабына керде

Галия Тәхаветдинова – тумышы белән Чаллыдан, хәзер Кырымда яши, чигү белән мавыга, милли баш киемнәре – түбәтәйләр һәм калфаклар чигә.

Галия Тәхаветдинованың эше Гиннесның рекордлар китабына кертелде. Ул төрки халыкларда иң зур хатын-кыз баш киеме – кызыл бәрхеттән фәс чиккән. Аның әйләнәсе – 1,5 метр, биеклеге – 21 сантиметр. Алтын җепләр һәм сәйлән белән бизәлгән фәсне бер үк вакытта дүрт хатын-кыз кия ала, диелә хәбәрдә.

«Чигү белән ун ел элек шөгыльләнә башладым, – дип сөйли 75 яшьлек Галия ханым. – Бер эшләнмәгә уртача айга якын вакыт китә».

Ул калфак һәм фәсләрне (Кырымда түбәтәйне шулай дип атыйлар) төрле алымнар кулланып чигә. Галия ханым «татар ишлеме» дип аталган кырым-татар чигү үрнәген (аның дөньяда тиңнәре юк) бик яхшы үзләштергән.

Бизәкләргә килгәндә, ул кырым татарларында традицион татар орнаментлары, сурәт һәм символларыннан аерылып тора. Әйтик, канәфер чәчәге – хатын-кызны, ә лалә чәчәге ир-атны аңлата. «Тормыш агачы» образы да популяр – әлеге сурәт гаиләнең ишле булуына ишарәли.

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*