tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
«Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

«Мөнәҗәтләр – рухи мирасыбыз» бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Бәйге Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Ул онлайн-форматта үтте. Бәйгедә катнашу өчен мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга һәм электрон адреска җибәрергә кирәк иде. Бәйгедә 7 яшьтән алып балалар катнаша алды. Ә өлкәннәрнең яше чикләнмәде.

Видеофайллар 2022 елның 5 маеннан 19 маена кадәр кабул ителде. Бәйгенең төп шартлары – башкару осталыгы, эчтәлекне эмоциональ яктан ачып бирә белү, ачык дикция һәм аһәңле яңгыраш, интонация, репертуар, сәхнә костюмының ислам кануннарына туры килүе.

Бәйгедә Әтнә, Мамадыш, Кукмара, Саба, Теләче, Балтач, Яшел Үзән, Югары Ослан, Биектау районнарыннан, Казаннан, шулай ук Башкортстаннан да катнашучылар булган.

Арчалардан беренче урыннарны яшьтәшләре арасында Шекәдән Иркә Абдуллина, Арчадан Рилә Абдрахманова һәм Рая Фәтхуллина яулады. Жюри тарафыннан сайлап алынган катнашучылар 23 майда район Мәдәният йортында узган йомгаклау чарасында чыгыш ясады. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.

arskmedia.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*