tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мөфти “Мөхәммәдия” шәкертләренә дипломнар тапшырды
Мөфти “Мөхәммәдия” шәкертләренә дипломнар тапшырды

Мөфти “Мөхәммәдия” шәкертләренә дипломнар тапшырды

3нче июньдә, “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең кичке бүлек шәкертләре, чыгарылыш имтиханнарын тапшырып һәм диплом эшләрен уңышлы яклап, урта һөнәри дини белем алу хакында дипломнар алды. Дүрт ел дәвамында уку йортында белем алган укучыларга дипломнарны Татарстан мөфтие һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең җитәкчесе Камил хәзрәт Сәмигуллин тапшырды. Барлыгы 117 укучы – 51 ир-ат һәм 66 хатын-кыз шәригать фәннәрен үзләштереп, мөфти кулыннан таныклыклар алды һәм дини хезмәткә әзер булуларын белдерде. Ир-атларга имам-хатыйб һәм ислам нигезләре укытучысы, ә хатын-кызларга мөгаллимә квалификациясе бирелде. Яңа һөнәргә ия булган белгечләрне киләчәк хезмәт юлларында уңышлар теләп остазлары озатып калды. Иң беренче тәбрикләү һәм нәсыйхәт сүзләрен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин ирештерде:

– Диплом алу ул – гыйлем юлында беренче адым гына, без галим булдык дип әйтә күрмәгез. Сез әле гыйлем юлына аяк бастыгыз гына. Гомер буе укырга, нәрсә дә булса өйрәнергә насыйп булсын. Чөнки сөекле Пәйгамбәребез ﷺ: “Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем алыгыз”, – дип әйткән. Ләкин гыйлемнең җимеше булырга тиеш. Гамәлсез гыйлем җимеш бирми торган агач кебек була. Бер гыйлем өйрәнсәк, ул безнең гамәлебездә күренергә тиеш, – дип, белем алудан туктамаска чакырды. Үзенең чыгышында ул татар халкының бай мираска ия булуына тукталды, ягъни без китаплы халык, иң беренче Коръән бастырган милләт дип, гыйлемне яратырга һәм хөрмәт итәргә өндәде.

Мөфти чыгышыннан соң тәбрикләү өчен сүз остазларга бирелде, алар яңа табадан төшкән белгечләргә өммәтебезгә хезмәт кылуда үзләренең киңәшләрен бирде. Җыелган халык шәкертләр тарафыннан әзерләнгән фильм карады, остазларга рәхмәт сүзләрен белдерде.

Мәдрәсәнең көндезге бүлеген тәмамлаучы шәкертләргә исә 10нчы июнь көнне дипломнар тапшыру көтелә. “Имам-хатыйб, ислам фәннәре һәм гарәп теле укытучысы” квалификациясенә ия булып 3нче курсны 13 егет, 23 кыз тәмамлаячак. Ә читтән торып уку бүлегендә белем алган 63 шәкерткә дипломнар август аенда тапшырылачак.

Гомумән алганда, Татарстанда эшләүче ислам уку йортларын 2021-2022нче уку елында, РИИ, КИУ, БИАны да кертеп, 809 шәкерт тәмамлый. Иң күп белем алучылар 140 еллык тарихка ия булган “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенә туры килә: барлыгы – 200ләп кеше. Аннан кала, РИИ (155 студент), КИУ (107 шәкерт), Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсә (83 шәкерт), Буа мәдрәсәсе (62 шәкерт) һ.б.

“Мөхәммәдия” мәдрәсәсе – Россиядәге иң билгеле мәгариф учакларының берсе. Биредә төрле елларда Галиәсгар Камал, Фатих Әмирхан, Кәрим Тинчурин, Солтан Габәши, Мәҗит Гафури кебек татар зыялылары белем алган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*