tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыга танылган язучылар җыела
Чаллыга танылган язучылар җыела

Чаллыга танылган язучылар җыела

11 ноябрьдә Чаллыда әдәбият көне узачак. Бу уңайдан Казаннан, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла җитәкчелегендә, танылган каләм ияләре: Зиннур Мансуров, Марсель Галиев, Газинур Морат, Рүзәл Мөхәмәтшин, Рөстәм Галиуллин һ.б. киләчәк.

Алар Язучылар берлегенең Чаллы бүлегендәге каләмдәшләре белән берлектә шәһәрнең төрле мәктәпләрендә очрашуларда булачак. Әдәби-мәдәни чаралар 14:00 сәгатьтә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында халык язучысы, Татарстан дәүләт советы депутаты Ркаил Зәйдулланың “Син кара Шагыйрьнең күзенә…” дип исемләнгән иҗат кичәсе белән дәвам итәчәк.

shahrichalli.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*