tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чапшар да мәчетле булды
Чапшар да мәчетле булды

Чапшар да мәчетле булды

Чапшар авылы турындагы билгеле беренче тарихи документ Казан өязендәге татар авыллары мәчетләрен җимерү хакында 1748 елда Казан губерна идарәсеннән Сенатка җибәрелгән хисапта әйтелә.

Анда 1742 елда Чапшар авылында 45 хуҗалык, бер агач мәчет булуы, шуның җимерелүе әйтелгән. А.Ар­темьевның “Список населенных пунктов Казанской губернии за 1859 год” китабында Чапшарда 74 хуҗалык булып, аларда 304 ир-ат, 298 хатын-кыз яшәве, агачтан салынган мәчет булуы әйтелә. Авылда метрика язу эше 1831 елда башланган. Бу мәгъ­лүматлардан мәчет җи­мерел­гәннән соң чагыштырмача тиз арада яңасы салынуын аңлап була.

1900 елгы мәгълү­матлардан авылда мәчет, мәд­рәсә, тегермән булуы күр­сәтелә. Д.Корсаков редакция­сендә 1908 елда Казанда чыккан “Сборник материалов по истории Казанского края в XVIII веке” китабында да авыл телгә алына”, – дип яза “Балтач энциклопедиясе”нең II то­мында бу китапның авторы, шагыйрь, галим Гариф­җан ага Мөхәммәтшин. Авыл­ның соңгы имамы – Кариле авылы имамнары Фәйзулла һәм Габдулла Йосыповлар­ның туганы Габдрахман Хәсән улы Йосыпов. Габдрахман белән аның туганы Мифтахетдин хәлфә балаларга дин белеме укыта. Соңрак алар­ның эшен Мифтахет­диннең улы Зариф дәвам итә. Габдрахман тирән белемле, хөрмәтле остаз була. Революция елларында ул, Кили авылы мулласы белән гаи­ләсен алып, Урта Азия якларына күчеп китә, күрәсең, афәтле еллар килүен сизенә.

Кариле авылында абруйлы мәдрәсә, тирән белемле остазлар булу яшь­ләргә нигезле белем алырга мөм­кинлек биргән. Бу мөмкин­лекләрдән Чапшар егетләре дә файдаланган. Әнә шун­дыйларның берсе, Гайнеләб­рар Фатыйхов, халык үте­нече буенча 1909 елда Ор авылының өченче мәчетенә имам итеп билге­ләнә, ул үзе турында гаять җылы ис­тәлекләр калдыра.

Революциягә кадәр мәд­рәсә эшләве, балаларга дин нигезләре өйрәтелүе, беренчел дөньяви мәгълү­матлар бирелүе билгеле. Мәдрәсә революциядән соң да шушы рухта тәрбия эшен дәвам итә. 1890 елда төзелгән соң­гы мәчет-мәдрәсәдә (аның манарасын 1938 елда кисә­ләр) ир һәм кыз балалар, аерым-аерым укып, тигез дини белем алган. “Казанские ведомости” газетасы бу хакта 1910 елда язып та чыга. Алда язып үткәнчә, Чапшардагы Мифтахетдин хәлфә улы За­рифның балалары совет чорында Балтач төбә­гендә мәгариф-мәгърифәт тарату эшенә зур өлеш керткән. Зарифның олы улы Салих Казанбаш мәктәбендә укыткан. Икенче улы Касыйм Чапшар, Кили һ.б. мәктәп­ләрендә белем биргән, шулай халык күңелендә якты эз калдырган. Ул 1913 елда Чапшар мәдрәсәсендә балалар укыта башлый. Тирән һәм киң белемле, зыялы бу шәхес Сатыш, Кышкар мәдрәсәлә­рендә белем алган, Казанда укыган, рус телен яхшы өйрәнгән, Уфадагы “Галия” мәдрәсәсендә диплом яклаган. Касыйм бабай озак еллар Чапшар мәктәбендә укытучы һәм директор булып эшләде. Халык мәгарифен үстерүдәге хезмәтләре өчен Ленин орденына лаек булды.

Миңа да Касыйм бабайны әле исән-сау килеш күреп калу бәхете тиде. Алар хатыны, шулай ук укытучы Газизә апа белән зур гына өйдә тора иде. Өйләре каршында шомырт агачлары үсә. Без бала-чаганың күзе шунда гына, шомыртлары бик тәмле иде. Ә таудан инешкә таба бераз төшкәч, Касыйм бабай чишмәсе бар иде. Аны хәзер дә шулай атап йөртәләр.

Ике катлы агач мәчет бинасында миңа да сигез ел укырга туры килде. Олы кешеләр бу турыда еш искә төшереп торса да, без балалар аның мәчет икәненә ышанып та җитми идек. Ул елларда Чапшар сигезьеллык мәктәбе гөрләп торды. Курмала, Кили, Пүскән авылларыннан да укырга киләләр. Мәчет бинасын 1977 елда, мәктәптә балалар аз булу сәбәпле, сүтеп, Норма авылына күчереп салдылар. Авылда башлангыч мәктәп кенә калды.
Без укыганда мәчетнең беренче катында (ул подвал шикелле җиргә казылып кергән

иде) фотобүлмә бар иде. Шушы кечкенә генә бүлмәгә укытучы Тарих абый мине класс журналын тутырырга җибәрә иде. Шунда мин үзем дә Тарих абый шикелле матур итеп язарга өйрәндем.

Мин белгәндә авылда мулла булып Кара Бәдыгый дигән кеше торды. Аннан соң бу вазыйфаны Хәлил Әсәдуллин башкарды. Ул вафат булгач, авыл мулласыз калды. Әти вафат булгач та, аны җирләү өчен миңа Кили авылы мулласы Рәхимулла абыйны алып килергә туры килде. Соңгы елларда мулла вазыйфасына Хәлил бабай улы Мулланур абый алынды. Ул инде менә ничә еллар тормыш иптәше Халидә апа белән өйләрендә балаларга дин белеме укыта. Мулланур абый шактый еллар Чапшар башлангыч мәктәбе­нең директоры булып эшләде. Яңа мәчет салуда ул башлап йөрүчеләрнең берсе булды. “Мәчеткә ярдәм итәргә теләү­челәр булса, без һәрвакыт шат”,  – ди ул. Бу эшкә авылдаш­лар – ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев, Вакыйф Ханнанов, Гомәр Ши­һабет­динов, Вәгыйз Шиһа­бет­динов һәм башкалар күп көч куйды.

17 гыйнварда кирпечтән салынган яңа мәчет ачылу тантанасы булды. Бу бәй­рәмгә Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Лотфуллин, ТР баш казые Җ.Фазлыев, Россия Ислам университеты ректоры Р.Мө­хәммәт­шин һәм башка бик күп кунаклар килгән иде. Мә­чет яны, авыл урамы кешеләр тавышыннан гөрләп торды. Илебезнең төрле якларыннан кунаклар кайткан иде. Башта клубта, аннары мәчеттә Коръ­ән укылды. Олы бәйрәм иртә­дән кичкә кадәр дәвам итте.

“Ватаным Татарстан”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*