tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чардаклыда Сабантуй бәйрәме
Чардаклыда Сабантуй бәйрәме

Чардаклыда Сабантуй бәйрәме

Ульяновск өлкәсенең Чардаклы район үзәге ипподромында хәзер инде традициягә кергән Сабан туе узды. Татар автономиясенең җирле бүлекчәсе, малтабарлар тырышлыгы белән оештырылган хезмәт һәм җыр тантанасында йөзләгән кеше күңел ачты.

Район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров, өлкә Законнар чыгару Җыелышы депутаты Вадим Мартынов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Рифгать Ахмедуллов, татар автономиясенең район советы җитәкчесе Җәүдәт Мубинов һәм районның аксакаллар шурасы рәисе Җәмил Хакимов бәйрәм белән тәбрикләп, милли хәрәкәт активистларына, малтабарларга Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

“Ата-бабалардан рухи, мәдәни мирас булып күчкән әлеге тантана җирнең уянуын, тыныч яшәүне, татар халкының кунакчыллыгын һәм киң күңелле булуын ачык чагылдыра. Бүген без Сабан туе геройларына – авыл хезмәтчәннәренә, аксакалларыбызга һәм мәйдан батырларына рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерәбез. Хәзер безнең алдыбызда төрле милләт вәкилләре арасындагы татулыкны, туган телләрне, традицион гаилә кыйммәтләрен күз карасыдай саклау бурычы тора”,- дип белдерде район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров.

Киң мәйданда авыл җирлекләренең милли утарлары җәелеп киткән иде. Төрле мәйданчыкларда халкыбызның борынгыдан килгән уеннары оештырылды. Пәһлеваннар көрәш мәйданында бил алыштылар. Ә сәхнәдән дәртле һәм моңлы җырлар яңгырады. Шулай ук яше-карты ат чабышларын карап хозурланды.

“Сабан туен һәр елны район администрациясе, мәдәният бүлеге, юмарт малтабарлар белән бергә үткәрәбез. Халык моннан ел буена җитәрлек көч, дәрт-дәрман алып китә”,- ди автономия рәисе Җәүдәт Мубинов.

Чыганак: “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*