tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Сергач шәһәренең ММЧсы белән танышты
Васил Шәйхразыев Сергач шәһәренең ММЧсы белән танышты

Васил Шәйхразыев Сергач шәһәренең ММЧсы белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсендә.

Васил Шәйхразыев “91,4-Сергач Татар радиосы” офисында булды. Биредә Сергач муниципаль округының җирле үзидарә җитәкчесе Олег Радаев, Түбән Новгород өлкәсе Сергач муниципаль округы депутатлары Советы рәисе Равил Мангушев һәм Түбән Новгород өлкәсенең “Татар милли үзәге” иҗтимагый оешмасы директоры, “91,4-Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Фәрит Аймалетдинов белән очрашты.

“Татар Радиосы, Сергач – 91.4 FM” – Түбән Новгород өлкәсендә татар телендә эшләп килүче бердәнбер радиостанция. Узган гасыр азагында илебезнең милләттәшләребез яши торган байтак төбәкләрендә татар телендә газеталар, радио-телевидениедә тапшырулар чыга башлады. Ни кызганыч, еллар дәвамында төрле сәбәпләр аркасында аларның кайберләре ябылуга да дучар булды. Шулай да соңгы елларда электрон массакүләм мәгълүмат чараларына ихтыяҗ артканлыктан, берничә төбәктә татарча радиотапшырулар эфир дулкыннарында ишетелә башлады. Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районында эшләүче “Татар радиосы” шуларның берсе.

Шулай ук Милли Шура рәисе “Туган як” газетасы редакциясе белән танышты. Биредә “Туган як” газетасы баш мөхәррире Олег Әндәрҗанов белән очрашты.

“Туган як” – Түбән Новгород өлкәсе татар газетасы. “Туган як” бүген татар дөньясына, Россиягә танылган абруйлы газеталарның берсе. Аның уставында, өлкә татар милли хәрәкәте программасында билгеләнгән олы бурычлары – газиз ана телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклап үстерү, тарихыбызны ачыклау, сибелеп-чәчелеп яшәгән нижгар татар-мишәрләрне берләштерү. Һәм “Туган як” шушы изге максатка тугрылыклы булып кала, аңа ирешү юлында армый-талмый эшли.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*