tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ташлык авылы мәйданында “Балалар җыены” балалар милли бәйрәме узды
Ташлык авылы мәйданында “Балалар җыены” балалар милли бәйрәме узды

Ташлык авылы мәйданында “Балалар җыены” балалар милли бәйрәме узды

16 июньдә Ташлык авылы мәйданында “Балалар җыены” балалар милли бәйрәме узды.
Чара Бөтендөнья Татар Конгрессы Түбән Кама бүлеге һәм Түбән Кама районының татар авыллары тарихын өйрәнү буенча иҗтимагый оешманың ярдәмендә оештырылды.

Бәйрәмдә районыбызның авыл мәктәпләренең укучылар командалары катнашты. Шулай ук концерт программасы белән “Шаян ТВ” балалар телеканалы алып баручылары килде. Хөрмәтле кунаклар арасында Татарлар һәм төрки халыклар Милли Конгрессы Президенты Рөстәм Ямалиев (Мәскәү шәһәре), Түбән Кама Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рафаэль Игтисамов, татар композиторы, юморист һәм сатирик Алмаз Хәмзин, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы вәкилләре һ. б. бар иде.

Бәйрәмне ачылышы командалар парадыннан башланды. Катнашучылар үз командаларының исемнәрен һәм сөйләмнәрен татар телендә әзерләделәр, капчык киеп йөгерү, аркан тарту, итек киеп йөгерү, чаңгыда йөгерү һәм башка күп төрле уеннарда катнаштылар.

Бәйрәм кунаклары өчен мәктәп укучылары көче белән әзерләнгән үзешчән сәнгать фестивале дә уздырылды. Бәйрәм барышында милли көйләр яңгырады.

Милли көрәш тә читтә калмады, җыенның батыры исеме өчен мәйданда 46 яшь спорт сөюче бил алышты. Яшел келәмдә барган көрәш онытылмаслык булды һәм абсолют батыры булып “Шинник” спорт комплексы тәрбияләнүчесе Булат Гәрәев танылды. Ул бәйрәмнең төп бүләге – тәкә һәм велосипед алды.

Команда ярышларында Шәңгәлче мәктәбе командасы җиңүче булып танылды, 2 һәм 3 урыннарга Кама Аланы 2 нче мәктәбе һәм Кармалы мәктәбенең командалары ия булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*