tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышты
Чиләбе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышты

Чиләбе делегациясе Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеге белән танышты

Бүген, Казан шәһәренә эш сәфәре кысаларында, Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе урынбасары, “Өлкә телевидениесе ” АҖ генераль директоры Олег Гербер җитәкчелегендәге делегация Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеге белән танышты.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров Чиләбе өлкәсе кунакларына оешманың эшчәнлеге, регионнар белән берлектә уздырыла торган чаралар һәм проектлар турында сөйләде.

Рәсми очрашудан соң аларны Бөтендөнья татар конгрессы бинасы белән таныштырдылар.

Әлеге сәфәр Татарстан һәм Чиләбе өлкәсе хөкүмәтләре арасында 2020 елгы килешүне гамәлгә ашыру кысаларында уза. Килешү төбәкләрнең массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренең һәм хезмәткәрләренең төрле һөнәри чараларда үзара катнашуны оештыруны, норматив документлар, мәгълүмат һәм эш тәҗрибәсе белән алмашуны, дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге чараларда катнашуны күздә тота. Шуңа күрә Чиләбе өлкәсе Закон чыгару Җыены рәисе урынбасары Олег Герберның эш максаты булып «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, «Татмедиа» АҖ һәм «Татарстан-Яңа Гасыр» телекомпаниясенең эш тәҗрибәсен өйрәнү тора.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*