tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсендә милли спорт төрләре буенча I Спартакиада узды
Чиләбе өлкәсендә милли спорт төрләре буенча I Спартакиада узды

Чиләбе өлкәсендә милли спорт төрләре буенча I Спартакиада узды

Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән 18-20 августта Чиләбе өлкәсенең Кунашак авылында татарлар арасында “Без татарлар” девизы белән милли спорт төрләре буенча I Спартакиада узды.

Чара мили традицияләрне, мәдәниятне саклау, милли спорт төрләрен популярлаштыру максатыннан үткәрелде. Татарстан Республикасы, Пермь крае, Свердловск һәм Чиләбе өлкәләреннән командалар һәм Кунашак авылы командасы катнашты. Барлыгы 100дән артык яшь, актив татар спортчысы катнашты. Бу көннәрдә уеннарны Кунашак районының 1500 дән артык тамашачысы күзәткән.

Спартакиада программасына «шәһәр спорты», гер спорты, көрәш, утын яру, җәядән ату, таяк тартыш һәм аркан тарту кебек спорт төрләре кертелде.

– Милли спорт төрләре буенча Спартакиада беренче тапкыр уздырыла һәм нәкъ менә Кунашак районы, Чиләбе өлкәсе беренче тапкыр ярышларны кабул итүе бик дөрес һәм бик мөһим. Без – татар, нәкъ менә шундый девиз белән безнең чара уза, чөнки Кунашак районында яшәүчеләрнең 40% –  татарлар – диде спартакиаданы оештыручы, милли мәгариф һәм мәдәният комитеты җитәкчесе Зөфәр Вәлиәхмәтов.

Барлык ярышлар буенча түбәндәге нәтиҗәләр чыкты:

1 урын – Кунашак районы

2 урын – Татарстан Республикасы

3 урын – Пермь крае

4 урын – Чиләбе өлкәсе

5 урын – Свердловск өлкәсе.

Спартакиаданы оештыручыларга, спортчыларга һәм безгә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтебезне белдерәбез!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*