tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачылды
Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачылды

Чиләбе өлкәсенең Бәгәрәктамак авылында Муса Җәлилгә һәйкәл-бюст ачылды

Бүген, 1 ноябрь,  Чиләбе өлкәсенең  Бәгәрәктамак авылында татар патриот-шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә (1906-1944) һәйкәл-бюст ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Чиләбе өлкәсе хөкүмәте рәисе урынбасары Маргарита Павлова, Коншак районы башлыгы Рамил Вәкилов, Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Ринат хәзрәт Раев һәм башка дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Һәйкәл Бәгәрәктамак урта гомуми белем бирү мәктәбе янындагы скверда урнашкан. Эшнең авторы – танылган татар һәм Россия сынчысы, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасы атказанган сәнгать эшлеклесе, Санкт-Петербург дәүләт Кино һәм телевидение институты доценты, Түбән Новгород өлкәсендә туып-үскән Винера Абдуллина.

Бүген шулай ук Татарстан Республикасы, Свердловск, Курган, Чиләбе өлкәләре сәнгать осталары һәм Бәгәрәктамак авылы үзешчәннәре катнашында концерт булачак.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*