28 июнь көнне Чиләбе шәһәренең С.С.Прокофьев исемендәге концертлар залында Татар кызы-2018 Халыкара бәйгесенең төбәкара финалы үтте.
Финалда 8 кыз көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча конкурста катнашучыларга түбәндәге исемнәр бирелде:
- Иң шаян кыз – Экспрессия – Насырова Зарина;
- Иң камил кыз – Мисс совершенство – Фаткулина Жанна;
- Иң сөйкемле кыз – Самая милая – Калимуллина Эльвина
- Иң гүзәл кыз –Мисс очарование – Мигранова Ризида;
- Иң тырыш кыз – Мисс целеустремленность – Галлямова Гульназ;
- Иң нәфис кыз – Самая изящная – Сиражева Альбина;
- Иң серле кыз – Самая таинственная – Аптикеева Карина;
- Иң илһамлы кыз – Мисс вдохновение – Канбекова Илина.
- Интернетта тавыш бирү буенча Аптикеева Карина җиңеп чыкты.
- Татар телен иң камил белүче буларак Гөлназ Галләмова танылды.
Татар кызы – 2018 бәйгесенең Чиләбедә үткән төбәкара этабында җиңүче исеменә Ризида Мигранова лаек дип табылды.