tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чингиз ага Азизовка 90!
Чингиз ага Азизовка 90!

Чингиз ага Азизовка 90!

20 сентябрь көнне, Түбән Новгород өлкәсендәге Уразавылда яшәүче күренекле якташыбыз, билгеле шәхес, иҗтимагый фәннәр кандидаты, доцент Чингиз ага Азизов үзенең олы юбилеен – 90 яшен билгеләп үтте.

Чингиз ага тумышы белән Грибан авылыннан, шунда җиде еллык мәктәпне “бишле”гә генә тәмамлап, Кочко-Пожар педучилищесында шулай ук гел “бишле”гә генә укый һәм аны бетереп, Казан педагогия институтының тарих факультетына укырга керә. Югары белем нәтиҗәсе, әллбәттә, кызыл диплом була.

Хезмәт юлын ул Киров өлкәсендәге бер татар авылында башлый, ә инде хәрби хезмәтен үтәгәннән соң туган якларына кайтып, Уразавылда “Знание” җәмгыятенең җаваплы секретаре буларак дәвам итә, параллель рәвештә мәктәптә тарих фәнен дә укыта.

Соңрак яшь белгечне район партия комитетының агитация-пропаганда бүлеге мөдире итеп билгелиләр, тик ул студентлар укытырга омтыла һәм бу хыялын тормышка ашыру өчен Горький педагогия институтына аспирантурага керә һәм кандидатлык минимумын уңышлы тапшырып, шунда ук укыта башлый.

Әмма биредә дә озакка тоткарланырга туры килми – Саров шәһәреннән обкомга килгән зур түрәләр үзләрендәге Мәскәү инженер-физика институты филиалына (МИФИ) өлкән укытучы кирәклеген әйтәләр һәм бу урынга намуслы, тугры, яхшы белгеч булган Чингиз Азизовны билгеләүне үтенәләр. Ул елларда Саров СССРның ябык атом үзәге булганга, аны ике ай буе бар яктан да тикшерелә. Шәһәрнең тарихи исеме 1991 елда гына кайтарыла, ә аңа хәтле ул “Арзамас-16” дип йөртелә.

Саровта Чингиз Абдулазиз улы төрле җаваплы урыннарда эшли – МИФИда укыта, берничә ел партия комитетында бүлек җитәкчесе, дүрт ел шәһәр советы рәисе урынбасары булып тора, мәктәп директоры, марксизм-ленинизм университеты директоры вазифаларын башкара һәм бар җирдә дә намус белән хезмәт итә.

Олыгая барган саен туган яклар ныграк сагындыра һәм Азизовлар 2001 елда Уразавылга килеп төпләнә. Чингиз ага бирегә кайткач та тик тормый – сигез ел педучилищеда укыта, җәмгыять эшендә актив катнаша. “Туган як”ның да ул иң тугры укучыларының берсе – Уразавылда оештырылган подписчик көнендә һәрвакыт беренче булып милли басмага языла, редакция каршындагы тарихчылар клубының да иң актив әгъзасы.

Шәхси тормышына килгәндә, тормыш иптәше Венера ханым белән 64 елга якын дус-тату гомер итәләр, балалары Алсу белән Ансар, кияү-киленнәре, онык-оныкчыклары – аерым горурлыклары һәм иң зур гомер казанышлары.

Милләтебез горурлыгы булган хөрмәтле аксакалыбызны ихластан олы гомер бәйрәме белән котлыйбыз, исән-сау, пар канатлы булып, бала-онык кадер-хөрмәтендә, җәмгыятьнең игътибар-ихтирамында тагы да озын-озак яшәргә язсын Сезгә Ходай.

“Туган як” газетасы редакциясе коллективы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*