tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шамил Закиров исемендәге ХХІ «Идел-йорт 2021» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә
Шамил Закиров исемендәге ХХІ «Идел-йорт 2021» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Шамил Закиров исемендәге ХХІ «Идел-йорт 2021» конкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

1 этап – 2021 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр;

2 этап – 2021 елның 1 октябреннән 11 октябренә кадәр;

3 этап – 2021 елның 12 ноябреннән 29 ноябренә кадәр.

Шамил Зиннур улы Закиров исемендәге ХХІ  «Идел-йорт 2021» театр коллективлары төбәкара конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Конкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» программасын тормышка ашыру кысаларында уза һәм театр традицияләрен саклап калуга һәм милләтара элемтәләрне ныгытуга ярдәм итә.

Конкурсның беренче этабы – катнашучылардан гаризалар кабул итү, 2021 елның 1 сентябреннән 30 сентябренә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста «Халык үзешчән коллективы» исеменә ия театр коллективлары, үзешчән театрлар һәм студияләр катнаша ала. Конкурста катнашу өчен татар, рус, дөнья классик һәм заманча әдәбият пьесалары нигезендә татар, рус телләрендә куелган спектакльләр тәкъдим ителә.

Гаризалар конкурсның электрон почтасына кабул ителә: [email protected] .

Катнашу өчен кирәкле барлык документлар һәм материаллар нигезләмәдә күрсәтелгән: https://disk.yandex.ru/i/r_H25IiEH3xW4w .

Икенче этап – гаризаларны читтән торып карау, аларны тикшерү һәм бәяләү, финалистларны билгеләү 2021 елның 1 октябреннән 11 октябренә кадәр барачак. Конкурсның икенче этабында жюри, гаризалар нигезендә, спектакльләрнең видеоязмаларын карый һәм иң яхшыларын өченче этапка сайлап ала. Икенче этап нәтиҗәләре буенча иң күп балл җыйган 12 финалист – спектакльләр билгеләнә.

Катнашучыларның спектакльләре жюри әгъзалары тарафыннан 10 баллы система буенча бәяләнә, һәр критерий буенча: режиссерлык эше, актерлык уены, спектакльнең сценографиясе, музыкаль-тавыш, яктылык бизәлеше, сәхнә костюмнары.

Конкурсның өченче этабы жюри алдында 2021 елның 12-29 ноябрендә Ленин исемендәге Мәдәни-ял комплексында узачак.

«Идел-йорт 2021» конкурсының финал этабы йомгаклары буенча җиңүчеләргә Гран-при һәм Лауреат исемнәре һәм һәр номинация буенча акчалата сертификатлар бирелә.

1998 елдан башлап «Идел-йорт» конкурсы ел саен бөтен Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләреннән театр коллективларын җыя. Конкурсның төп максаты – һәвәскәр театр иҗатын үстерү һәм җәелдерү, башкару осталыгын камилләштерү, үзешчән артистларның һәм куючы режиссерларның иҗади мөмкинлекләрен киңәйтү.

Конкурсны гамәлгә куючы – Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы. Конкурсны «Татарстан Республикасының мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау буенча ресурс үзәге» ДБУ, «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы, «Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе ярдәме белән оештыра.

ММЧ аккредитацияләү: Диләрә Фәррахова

[email protected]

89375269169

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*