tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады
Васил Шәйхразыев  имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады

Васил Шәйхразыев имамнарның вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итүен сорады

Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев Бөтенроссия халык санын алу алдыннан дин әһелләренең дә вәгазьләрдә татар теле, милләтенә игътибар итүләрен сорады.

«Мәчетләр аша да барып җитәргә телибез. Кайбер өлкәләрдә мәчетләр шундый күп. Һәр имам, Диния нәзарәтләре җитәкчеләре шундый бурыч куеп, мәчетләрдә көн саен вәгазьләрдә татарлыкка игътибар итеп, гаиләләргә безнең утырышлар турында җиткерүләрен сорыйбыз», — дип мөрәҗәгать итте Милли шура рәисе.

Васил Шәйхразыев, шулай ук, Россия өлкәләренә 25 сентябрьдән башлап шагыйрь, җырчылар, язучылар, композиторлар, галимнәр, төбәкне өйрәнүчеләрдән торган төркемнәр җибәрелә башлаячагын әйтте.

Гөлнар Гарифуллина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*