tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә “Бабаларыбыз иленә сәяхәт” исемле интерактив чара узды
Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә “Бабаларыбыз иленә сәяхәт” исемле интерактив чара узды

Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә “Бабаларыбыз иленә сәяхәт” исемле интерактив чара узды

30 октябрь көнне Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә “Бабаларыбыз иленә сәяхәт” исемле интерактив чара узды. Бу чара шәhәребез мөхтәсибәтендә балалар белән дин дәресләре алып баручы мөгаллимә Рәйсә ханым Мөфлихунова hәм тарих укытучысы, тарих фәннәре кандидаты, ак калфагыбыз Хәкимова Әлфия ханым әзерлегендә үткәрелде. Шулай ук чараны уздыруда тарихчы, Чистай татар театры режиссеры Госман әфәнде Хәкимов та катнашты. Чара кече hәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен әзерләнгән иде.

Идел буе Болгары тарихына,ислам динен кабул итүгә 1100 елга багышланган бу интерактив чара балалар өчен танып- белү мәгьлуматларына бай булуы белән яшь тамашачыларыбызны бик тә җәлеп итте. Укытучылар әзерләгән Идел буе Болгарына кагылышлы китаплар күргәзмәсе чараның матур бер өлешен алып торды.Идел буе Болгары шәhәрләренең берсе буларак, Чулман елгасына (Кама елгасына)урнашкан Чистай (элек Җүкәтау дип аталган) турында Әлфия ханым бик эчтәлекле презентация күрсәтте. Балалар игьтибарына шулай ук археологлар казып тапкан артефактлар да, Идел буе Болгары шәhәрләренә кагылышлы көнкүреш әйберләре дә тәкьдим ителде.

Укучылар алдында татар театры режиссеры Госман әфәнде Хәкимов тарафыннан ислам дине кабул итү күренешләре дә оештырылды.
Балалар өчен ислам диненең нинди дин икәне искә төшерелде, мөселман кешеләренең нинди сыйфатлары булуы да ассызыкланды. Шулай ук тарихчы, бөек мәгьрифәтче Каюм Насыйриның “Тәрбия буенча нәсыйхать” китабы да ислам динендәге тәрбиягә нигезләнеп төзелгән булуы аңлатылды.

Соңыннан укучылар интерактив уенда катнашып, тәмле призлар да оттылар.
Шулай итеп, ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган бу чара укучылар өчен бик тә әhәмиятле булып, яшь буыныбызны тәрбияләүдә искиткеч ярдәм итәчәк.

Шәhәребезнең танылган мөгаллимәсе, балаларга дин дәресләре бирүче Мөфлихунова Рәйсә ханыма, шулай ук шәhәребезнең абруйлы тарихчылары Әлфия ханым hәм Госман әфәнде Хәкимовларга яшь буыныбызны милләтебез тарихы белән кызыксыну уятулары, ата- бабаларыбызның гореф- гадәтләре турында мәгьлумат бирүләре өчен, динебезгә ихтирам тәрбияләүләре өчен зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*