tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камилә, дөнья рекорды куеп, җиңүче булды!
Камилә, дөнья рекорды куеп, җиңүче булды!

Камилә, дөнья рекорды куеп, җиңүче булды!

Якташыбыз Камилә Вәлиева, Канадада узган Гран-при ярышының икенче этабында, ике программа буенча 265.08 балл җыеп, абсолют җиңүче булды.

Әлегә кадәр ирекле программада аның кебек мондый зур баллар алган спортчы юк иде. Алай гына да түгел, моңа кадәр булган рекордны да Камилә үзе куйган иде. Камилә ирекле программада өч тапкыр дүртле сикереш ясады, ә өчле аксельдә аз гына ялгышты. Шулай да ул аңа дөнья рекорды куярга комачауламады.
Икенче һәм өченче урында да Россия спортчылары.

Ике программаның гомуми нәтиҗәләре:
1. Камилә Вәлиева – 265,08.
2. Елизавета Туктамышева – 232,88.
3. Алена Косторная – 214,54.

Быелгы сезонда бу – Камиләнең икенче җиңүе. Алдагы ярышларда да аңа уңышлар һәм киләсе ел башында булачак Олимпиада командасына керүен телибез.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*