tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайда V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды
Чистайда V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды

Чистайда V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды

11 февраль көнне Чистайда Бөтендөнья татар конгрессы hәм “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы тарафыннан V Бөтенроссия укучы кызлар бәйгесенең муниципаль этабы узды.

Бу бәйге Идел буе Болгарстанында Ислам кабул ителүгә 1100 еллыкка багышлап, халкыбыз тарихын өйрәнү, рухи һәм мәдәни кыйммәтләрне саклау, үстерү, укучыларда милләткә hәм туган илгә карата ихтирам, мәхәббәт хисе тәрбияләү, милли үзаң формалаштыру, алдынгы hәм актив укучыларны барлап, аларның эшчәнлегенә бәя бирү максатыннан уздырылды.

Кызлар эссе язды, төрле өлкәләрдә булган казанышларын туплаган портфолио әзерләп, нәсел шәҗәрәләрен төзеп килде. Матур милли киемнәрдән чиста татар телендә тамашачыларны hәм жюри әгъзаларын сәламләп, кызлар шигырьләр сөйләде, биюләр биеде, жюри әгъзалары тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде.️ Шулай ук эстетик зәвык белән эшләнгән сәнгать җимешләрен, мастер-класслар күрсәтте, нәселләре турында мәгълүмат туплап, шәҗәрә белән таныштырып үтте.

Нәтиҗәдә Гран-прига Шәйхетдинова Алинә лаек булды, Габитова Рания I урынны яулады. Бу бәйге бик күркәм үтте, барчасына да рухи көч өстәде.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*