tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак
Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак

Казанда ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак

Казанда мәшһүр җырчы, ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка һәйкәл куелачак. ТР Министрлар Кабинетының шул хактагы карары дөнья күрде.

«Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фондының Казан шәһәренең Нурсолтан Назарбаев һәм Павлюхин урамнары чатында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе янындагы скверда Рәшит Ваһаповка һәйкәл кую турындагы тәкъдимен кабул итәргә», – диелә документта.

Казан шәһәре муниципаль берәмлегенә һәйкәлнең балансын тәэмин итүчене билгеләргә, шулай ук һәйкәл урнаштыру һәм якындагы территорияне тәртипкә китерү буенча эшләр башкарырга тәкъдим ителгән.

Карарның үтәлешен контрольдә тоту ТР Мәдәният, Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыкларына йөкләнгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*