tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция үтәчәк
Казанда Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция үтәчәк

Казанда Галимҗан Барудиның тууына 165 ел тулу уңаеннан конференция үтәчәк

15 февраль көнне Казанда мәгърифәтче, педагог, татар дин галиме Галимҗан Барудиның 165 еллык юбилее алдыннан республикакүләм фәнни-гамәли конференция узачак. Фәнни җыен “Татар дин галимнәренең Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең мирасын саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше” исеме астында үтәчәк. Чараны Татарстан Республикасының “Иман” мәдәният-мәгърифәт үзәге” төбәк хәйрия иҗтимагый оешмасы һәм РФ Мөселман эшмәкәрләре ассоциациясе оештыра. Конференция Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы кысаларында үткәрелә.

Конференциядә Галимҗан Баруди, Габденнасыйр Курсави, Гатаулла Баязитов, Шәйхелислам Хәмиди кебек татар дин әһелләренең хезмәтләре, аларның дини мирасны саклауга һәм өйрәнүгә керткән өлеше турында чыгышлар яңгырыячак. Аларны Казанның бүгенге күренекле дин галимнәре һәм тарихчылары сөйлиячәк. Фәнни җыен эшендә катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, мөфтинең мәгариф буенча урынбасары, РИИ һәм КИУ ректоры Рәфикъ Мөхәммәтшин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов һ.б. сәламләячәк.

Моннан тыш, конференция барышында Галимҗан Барудиның “Әл-китабү әл-әүвәлү мин әл-әрбәгыйнәти әл-мүтәсәлсилә” (“Бер-бер артлы килүче кырыгар хәдисләрдән торган беренче китап”) исемле китабының тәрҗемә ителгән басмасы тәкъдим ителәчәк. Әлеге китап “Иман” нәшриятында басылып чыкты.

Конференция 15 февральдә 09.00 сәгатьтә Апанай мәдрәсәсендә (Ш.Мәрҗани урамы, 28) башланачак.

Журналистлар өчен аккредитация +7917 864 64 80 телефоны буенча.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*