tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистайның Ислам үзәгендә татар телен саклауга багышланган кичә узды
Чистайның Ислам үзәгендә татар телен саклауга багышланган кичә узды

Чистайның Ислам үзәгендә татар телен саклауга багышланган кичә узды

Шәгъбан аеның 4-нче көнендә (17-нче мартта), Чистай шәһәренең Ислам үзәгендә “Таяну ноктасы” дип исемләнгән фикер алышу кичәсе узды. Әлеге чараны Чистай мөхтәсибәте Бөтендөнья татар конгрессы Чистай җирле оешмасы белән бергәлектә оештырды.

Кичәне оештыручылар Татарстанда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлап үткәрелгән чарада туган телебезне саклау, үстерү, татар телендә белем бирү мәсьәләләре буенча фикер алышырга чакырды. Әлеге кичәгә Чистай мөселман яшьләре берлеге активистлары, мәчет каршындагы курсларда белем алучылар, шәһәрнең мөселман яшьләре, татар теленә битараф булмаучылар – барлыгы иллегә якын кеше җыелды.

Чараны дин нигезләрен өйрәнүче укучылары ачып җибәрде. Алар татар телен өйрәнүнең әһәмиятенә багышланган шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады, шулай ук салаватлар укыдылар, мөнәҗәтләр әйттеләр.

Шуннан соң Чистайның “Иман” мәчете имам-хатыйбы Гадел хәзрәт Мөхәммәтшин татар теленең байлыгы турында сөйләде, халкыбыз мирасын саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру өчен туган телебезне яхшылап өйрәнү кирәклеген җиткерде. “Безнең тарихыбыз дин белән бәйләнгән – димәк, динебезнең нигезе булып тел тора”, – диде ул.

Кичәне Бөтендөнья татар конгрессы Чистай җирле оешмасы вәкиле Рушания Закирова һәм мөхтәсибәтнең татар теле укытучысы Зөлфия ханым Шәйхетдинова алып барды. Алар очрашуга җыелган халык белән бик җитди сорау буенча әңгәмә корды: “Без бүген hәрберебез татар телебезне саклап калу өчен нәрсә эшли алабыз?” Бер караганда бик катлаулы булган әлеге сорау буенча фикерләр яңгырады. Чарада катнашучы өлкән hәм яшь буын вәкилләре бер нәтиҗәгә килде: “Гаиләдә татар мохитен булдырырга, гореф-гадәтләребезне сакларга, татар милли ашларын әзерләргә hәм үсеп килүче буынга телне өйрәнүнең әһәмиятен аңлатырга кирәк. Бала-оныкларыбызны бишек җырлары әйтеп, хикәяләр сөйләп үстерик”. Очрашу кунаклары киләчәктә дә әлеге тема буенча фикер алышуны дәвам итәргә, туган телнең әманәт булуын аңлатып очрашулар уздыру тәкъдимен җиткерделәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*