tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскиның “Ак мәчет”ендә өлкә ифтарын оештыру комитетының беренче утырышы узды
Ульяновскиның “Ак мәчет”ендә өлкә ифтарын оештыру комитетының беренче утырышы узды

Ульяновскиның “Ак мәчет”ендә өлкә ифтарын оештыру комитетының беренче утырышы узды

Төбәкнең мөселманнарының күмәкләшеп авыз ачу мәҗлесе быел 30 апрель көнне “Волга-Спорт-Арена” спорт сараенда үтәр дип көтелә.

Утырышта Губернатор администрациясе, өлкә Хөкүмәте һәм шәһәр мэриясе, төрле министрлыклар һәм ведомстволар, милли оешмалар вәкилләре һәм региональ диния нәзарәте карамагындагы мәчетләрнең имамнары катнашты.

Өлкә Губернаторының беренче урынбасары Александр Костомаров дин кардәшләребезне регион җитәкчесе Сергей Морозов исеменнән сәламләп, власть органнарының өлкә ифтарын оештыруда һәрьяклап ярдәм күрсәтергә әзер булулары турында белдерде. Ул Губернаторның барлык инициативаларын да һәрвакыт хуплап каршы алулары өчен милләттәшләребезгә рәхмәт сүзләрен дә ирештерде.

Ә региональ диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин быел барлык районнарда һәм өлкә үзәгендә, һәр мәчеттә ифтар мәҗлесләре үтәчәге турында хәбәр итте.

“Россия Президенты Владимир Путин белән өлкә Губернаторы Сергей Морозовның традицион диннәр үсешенә зур игътибар бирүләре нәтиҗәсендә, безнең өлкәдә динебез кушканча яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүген Инза шәһәрендә дә яңа мәчет төзелә. Тиздән Сенгилейда мәчет салу өчен җир участогы бүлеп биреләчәк. Ульяновскида кыз балалар өчен мәдрәсә һәм мөселман сабыйлары өчен балалар бакчасы сафка бастырыла. Быел өлкә ифтары унөченче тапкыр инде узачак, анда 4 меңнән артык мөселман кардәшебез катнашыр дип көтелә”,- диде Илдар хаҗи.

Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов татар-мөселман бизнесменнарын өлкә ифтарын уздыруда актив катнашырга, хәләл малларыннан изге эшкә өлеш кертергә чакырды.

“Һәрвакыттагыча, быел да хәйриячелек мәсьәләсен беренче урынга куябыз. Өлкә ифтары уңаеннан сугыш һәм хезмәт ветераннарына, күп балалы гаиләләргә, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә азык-төлек наборлары тапшырылачак. Зур мәҗлесне үткәрүгә бәйле чыгымнарның күпчелек өлешен “Сембер” бизнес-клубы егетләре каплаячак, алар әнә шундый теләк белдерде”,- диде Руслан Гайнетдинов.

Засвияжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов чарада катнашучыларга транспорт хезмәте күрсәтү һәм спорт сарае территориясендә хокук тәртибен тәэмин итү мәсьәләсен күтәреп чыкты. Утырышта өлкәнең һәр районыннан автобуслар белән вәкилләр китертү турында килешенде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*