Казанга килгән чит ил җанатарлары татар тәм-томнары сатыла торган кибетләргә кереп, күбрәк чәкчәк һәм ширбәт сатып ала. Бу хакта бүген журналистларга IT- паркта Дөнья чемпионатының шәһәр матбугат үзәгендә Татарстан һөнәрчеләр палатасы каршындагы “Вкусная еда” компаниясенең продукция эшләү һәм үстерү буенча “Казанский күчтәнәч” проекты җитәкчесе Гөлшаһидә Озсой хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, бүләккә кирәк булса, күчтәнәчләрне гармун рәвешендә эшләнгән агач әрҗәгә салып бирергә була. Татар сандыгы да күчтәнәчләр салу өчен кулланылырга мөмкин. “Төрле картон каплар, тартмалар да бар. Аларның күбесенә Дөнья чемпионаты символикасы булган туп рәсеме төшерелгән. Безнең идея – Казан колоритын күрсәткән туристик сувенирлар, баллы күчтәнәчләрне Татарстаннан икәне күренеп торган матур капларга тутырып сату.

Гөлшаһидә Озсой Казан үзәгендә урнашкан кибеткә Австралия, Колумбия, Польшадан, гомумән, Казанда уйнаган командалар өчен җан атарга килгән чит ил кешеләренең барысы да диярлек кергәнен әйтте.
Бүген тәкъдим ителгән сувенир продукциясе белән матбугат үзәгендә Төркия журналистлары да кызыксынды.
Гөлнар Гарифуллина