Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Башкортстанда балалар лагеренда очрашу үткәрде
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Башкортстанда балалар лагеренда очрашу үткәрде

“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Башкортстанда балалар лагеренда очрашу үткәрде

“Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова һәм оешма вәкилләре Башкортстанның Туймазы шәһәрендә “Кандракүл” исемендәге “Сәләт” Республика балалар һәм яшьләр фестивалендә очрашу үткәрде. Чара “Сәләт-Кандракүл” татар балалар аланында үтте.

Лагерьда 57 бала җәйге ялларын уздыра. Шуларның 7се Татарстаннан. Яшь буын белән очрашуга килгән “Ак калфак” әгъзалары   балалар белән әңгәмә корды, тәрбия, әхлак темасына кагылышлы сөйләшүләр алып барды. Очрашу сорау-җавап калыбында үтте.

Шулай ук “Ак калфак” оешмасы вәкилләре бүген Башкортстанда Төмәнәк авылында оештырылган балалар Сабан туенда катнаша.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*