Бүген Бөтендөнья татар конгрессында чит илләрдәге татар оешмалары белән Дөньякүләм «Татарча диктант» акциясенә багышланган онлайн җыелыш узды. Җыелышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,
Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, «Бөтендөнья татар яшьләре форумы» рәисе Райнур Хәсәнов, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының якын һәм ерак чит илләрдәге татар иҗтимагый оешмалары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Ленара Кутеева һәм «Татарча диктант»ны уздырачак татар оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Очрашуда акциянең максаты, уздыру тәртибе, катнашу форматлары, материаллар әзерләү һәм йомгак ясау турында мәгълүмат җиткерелде, әзерлек эшләренә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Быел «Татарча диктант» акциясе 24-26 апрельдә унберенче тапкыр уздырылачак. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланачак. 24 апрельдә диктантны – Татарстанда, 25 апрельдә – Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә яшәүче татарлар язачак. Шулай ук акциядә өч көн рәттән дә катнашырга мөмкин.