tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашуда Эльвира Левшевич чыгыш ясады
Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашуда Эльвира Левшевич чыгыш ясады

Чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашуда Эльвира Левшевич чыгыш ясады

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетында уза торган чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән очрашуда Беларусь Республикасының «Чишмә» татар-башкорт мәдәни мирасы» халыкара иҗтимагый берләшмәсе рәисе Эльвира Левшевич чыгыш ясады.

Очрашуның модераторы –  Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев. Шулай ук конференциядә Россотрудничество җитәкчесе Евгений Примаков катнаша.

Эльвира Левшевич  “Чишмә” иҗтимагый берләшмәсе эшчәнлеге хакында, Россотрудничество ярдәме белән оештырылган чаралар турында сөйләде һәм «Чишмә татар-башкорт мәдәни мирасы” Бөтендөнья татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә эшләвен билгеләп үтте.

Шулай ук “Чишмә” берләшмәсе рәисе ватандашларыбызның «Исәнме, Россия!» экскурсия сәфәрләрендә һәм Татарстан Республикасы читтә яшәүче милләттәшләребез өчен оештыра торган җәйге тематик лагерьлар сменаларында катнашу мәсьәләләрен дә күтәрде. Ул билгеләп үткәнчә, мондый чаралар гореф-гадәтләрне, телне һәм мәдәниятне саклап калырга ярдәм итә.

Эльвира Левшевич Россотрудничествога, Россия Федерациясенең Беларусь Республикасындагы илчелегенә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Бөтендөнья татар конгрессына рәхмәт белдерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*