tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тәүфикъ Кәримов: “KAZAN EDUCATION Росотрудничество белән тыгыз элемтәдә»
Тәүфикъ Кәримов: “KAZAN EDUCATION Росотрудничество белән тыгыз элемтәдә»

Тәүфикъ Кәримов: “KAZAN EDUCATION Росотрудничество белән тыгыз элемтәдә»

Бүген Бөтендөнья татар конгрессында чит илләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре белән  “Zoom” платформасы аша онлайн-конференция узды.

Чарада катнашучыларның берсе «Казакъстан татар — башкорт конгрессы» Республика иҗтимагый берләшмәсе идарә рәисе Тәүфикъ Кәримов иде. Ул KAZAN EDUCATION үзәге турында сөйләде.

“Бүген Үзәктә 300дән артык бала белем ала. Һәм аларның күбесе Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Томск һәм Новосибирск вузларына бюджетка укырга керә”, – диде Тәүфикъ Кәримов.

“Үзәктә рус теле, физика, химия, математика, биология, информатика, тарих, җәмгыять белеме, инглиз телен өйрәнәләр. Информатика һәм физика инглиз телендә укытуы каралган. Дәресләр атнага алты көн, каникулларсыз уза. Уку базасы Алматаның үзендә урнашкан, бу балаларның шәһәрнең теләсә кайсы почмагыннан килүе өчен уңайлы”, — дип өстәде спикер.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*