tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рита Хәсәнова: “Безнең максат – татарлыгыбызны саклау, гореф-гадәтләребез белән Венгрия халкын таныштыру”
Рита Хәсәнова: “Безнең максат – татарлыгыбызны саклау, гореф-гадәтләребез белән Венгрия халкын таныштыру”

Рита Хәсәнова: “Безнең максат – татарлыгыбызны саклау, гореф-гадәтләребез белән Венгрия халкын таныштыру”

Будапештта яшәүче татарларның “Әлифба” оешмасы җитәкчесе Рита Хәсәнова  чит илдәге татар оешмалары вәкилләре белән узган утырышта Венгриядә яшәүче милләттәшләребезнең башкарган эшләре хакында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм “Россотрудничество” җитәкчесе Евгений Примаков катнашында очрашу үтте.

“Әлифба” оешмасы Аяз Гыйләҗевның “Ягез, бер дога” әсәрен венгр теленә тәрҗемә итүдә актив катнашкан. “Бу безнең иң уңышлы проектларыбызның берсе,”- дип белдерде Рита Хәсәнова. Һәр ел саен май ае ахырында Халыкара балалар көнен яклау уңаеннан, Будапешт шәһәрендәге паркта Россия көне уздырыла. Анда, Россия милли-мәдәни үзәге белән берлектә, татарлар да милли киемнәрдән җырларыбызны, биюләребезне башкара. Балалар Сабантуе оештырыла. Венгрия халкын сәнгатебез, гореф-гадәтләребез белән таныштыралар.  «Бездә чыгыш ясарга яшь җырчыларны, биючеләрне, ансамбльләрне җибәргән өчен, Бөтендөнья татар конгрессына зур рәхмәтебезне җиткерәбез,” – диде “Әлифба” оешмасы җитәкчесе.

Рита Хәсәнова “Европа татарлары Альянсы”ның (АТА) 5 еллык эшчәнлегенә багышлап уздырылган съезд хакында да искә төшерде. Бу урында Милли Шура рәисе очрашуда катнашкан Евгений Примаковка Альянсның оешу тарихын сөйләде. Исегезгә төшерәбез, узган елның декабрь аенда “Европа татарлары Альянсы” Европа Советының хөкүмәтнеке булмаган оешмалар конференциясе составына керү өчен документларын тапшырды. Комитет карары март аенда билгеле булачак. “Бу мәсьәләдә сораулар килеп чыкса, сез безгә ярдәм итсәгез иде, “- дип үтенечен белдерде Васил Шәйхразыев.

Хәзерге вакытта “Европа татарлары Альянсы”нда 400 җәмгыять теркәлгән. 15 илдән 31 оешманы берләштерә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*