tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чунский шәһәрендә мәчет төзүгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды
Чунский шәһәрендә мәчет төзүгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

Чунский шәһәрендә мәчет төзүгә ярдәм йөзеннән хәйрия концерты узды

27 март көнне Иркутск өлкәсенең Чунский шәһәрендә хәйрия концертын оештыру һәм үткәрү буенча бөтен эшне “Ак калфак” хатын-кызлар башлап йөрде. Чараны Чунский бистәсе муниципаль берәмлеге башлыгы Анатолий Кутуков ачты. Башка шәһәрләрдән дә артистлар чакырылган иде. Аларга матур чыгышлары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Концертта төрле милләт җырлары яңгырады. Үзебезнең “Миләш” вокаль ансамбле дә матур җырлар әзерләп чыгыш ясады. Безнең районда татарлар оештырган мондый зур чара беркайчан да булганы юк иде әле. Мәчет төзелеше халыкыбызны тагын да берләштерә. Чарада барлыгы 150 дән артык кеше катнашты.

Финдия Дәүләтхуҗина

Чунский районы “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*